Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ Идарәсенең күчмә коллегия утырышы турында

2015 елның 20 октябре, сишәмбе

2015 елның 21 октябрендә Лениногорск шәһәрендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ Идарәсенең "Татарстан Республикасы җирле үзидарә органнарының гражданлык хәле актларын теркәү буенча вәкаләтләренең үтәлеше турында: 9 ай йомгаклары һәм киләчәккә бурычлар" күчмә коллегия утырышы узачак.

2015 елда гражданлык хәле актларын дәүләт теркәве эшчәнлеге белән идарә итү 2015 елның 21 гыйнварында узган Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ Идарәсенең киңәйтелгән коллегия утырышында Татарстан Республикасы Премьер-министры И. Ш. Халиков куйган бурычларны үтәүгә юнәлдерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International