Игезәк балалар туу – сирәк очрый торган вакыйга, бу гаҗәеп күренеш- ике бертөсле бала. Игезәк балаларның әти-әниләре ин бәхетле кешеләр! Агымдагы елның әлеге аенда Минзәлә районының ГХАТ бүлегендә икенче пар игезәк бала теркәлде. Хәсәнов Айнур һәм Хабибуллина Зөһрә гаиләсендә малай һәм кыз дөньяга килде. Сабыйларга Сөләйман һәм Сөембикә дип исем бирделәр. Әти-әниләрне шушы сөенечле вакыйга белән котлыйбыз!