ЯҢАЛЫКЛАР


11
декабрь, 2015 ел
җомга

    Безнең районда  бу чара алтынчы тапкыр уздырыла. Шушы вакыт эчендә миллион ярымнан артыгырак акча җыелды, 120 инвалидка ярдәм курсәтелде. Әлеге чарада  “Казан Кремле” музей-тыюлыгы директоры Зилә Вәлиева, Биектау муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Гәрәев катнашты.

Гаиләнең тууына 65 ел тулу уңае – олы юбилей. Ул – “Тимер туй” исеме белән аталган. Әлбәттә, тимернең ныклыгын Йосыфовлар гаиләсенең ныклыгы белән чагыштырып була.

Бу көнне күптән түгел генә 14 яше тулган унбер укучы беренче паспортка ия булды. Тантанага Россиянең федераль миграция хезмәте идарәсенең Татарстан Республикасы Казан шәһәре Мәскәү районы буенча бүлек башлыгы Юрий Колобаев чакырылды. Ул яшьләрне котлап, тормыш юлын лаеклы узуларын теләде.


10
декабрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

2015 елның 7-10 декабрендә Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбе базасында (Казан (Идел буе) федераль университеты) базасында дәүләт хезмәткәрләренең “Граждан хәле актларын теркәү органнары хезмәткәрләренең эшендә медиация инструментларын куллану” програмасы буенча квалификация күтәрү курслары узды.

Тантанага 5 гаилә чакырылды.  Алар узган 50 ел эчендә бик күп авырлыклар, шактый югалтулар да күргәннәр.  Ләкин хәсрәт һәм шатлыкны бергә бүлгәннәр.

    Азнакай ЗАГС бүлегендә бик зур чара Бөтен Рәсәй семинары “Ак калфак татар хатын-кызлары оешмасы дөнья-күләм татар конгрессы узды. 40, 50 ел бергә гомер иткән һәм яшь парлар чакырылган иде. Семинар бик күңелле узды. Җырлар, биюләр белән үрелеп барды. Аларга бүләкләр һәм Азнакай муниципаль районы башлыгы исеменнән рәхмәт хатлары тапшырылды.

    Гаиләсендә  бәхетле булган кеше генә бәхетле була ул. Шушы гади генә сүзләргә кеше тормышышының мәгънәсе һәм асылы салынган.

Россия Федерациясе Президенты кушуы нигезендә ел саен, 2003 нче елны  12 декабрьдән башлап, Россия Федерациясе Конституция көне гражданнарны кабул итү бөтенроссия көне үткәрелә.

2015 нче елның 10 нчы декабрь көнендә район китапханәсенең уку залында “Гаилә-тормыш нигезе” дигән информацион сәгать үткәрелде. Үткәрелгән чарага Татарстан Министрлар Кабинеты ЗАГС идарәсе җитәкчесенең элеккеге урынбасары Хафизов Борис Тимербай улы килгән иде. Очрашуда ветераннар советы, авыл җирлекләре сәркатиплэре, ЗАГС хезмәткәрлэре катнашты. Борис Тимербай улы якташларының гаилә, демография темасына кагылышлы һәр соравына җавап бирде. ЗАГС хезмәткәрләре көне алдыннан эшлекле, эчтәлекле сөйләшү булды ул.

2015 нче елның 7-8нче декабрендә  район мәдәният йортында «Без – сәнгатьле халык» нигезләмәсе кысаларында район Советы, Башкарма комитеты коллективы, финанс-бюджет палатасы һәм авыл җирлекләре эшчәнләре концерт куйды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International