ЯҢАЛЫКЛАР


12
декабрь, 2015 ел
шимбә

 Алабуга ЗАГС бүлеге баш белгече Семенова Елена Владимировна ЗАГС идарәсе оештырган укуларда булып кайтты. Уку барышында алган белемнәрдән ул бик канәгать.

Радин Шәрифулла улы һәм Зөбәрҗәт Габдрахман кызы Шафигуллиннар икесе дә вазыйфаи бурычларын үтәгәндә танышалар. Зөбәрҗәт 17 балалар бакчасында хуҗалык мөдире булып, ә Радин кибеттә эшли. Мөлаем кызны күреп алып, яшь егет аның белән якыннан танышырга була. Бераздан балалар бакчасына Зөбәрҗәт янына килә. Шушы көннән башлап алар гел бергә.


11
декабрь, 2015 ел
җомга

Тантанада физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар тәрбияләүче өч гаилә һәм әтисе инвалид булган күп балалы гаилә катнашты. аның Бу гаиләләргә тормышларын нык үзгәртергә туры килгән, әмма сабыр канатлары сынмаган, киресенчә, бер-берсен аңлап,  актив социаль тормыш   алып баралар. Бу бик дус һәм көчле гаиләләр. 

     Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда 2015 нче елның 10 декабрь көнне 20  яшүсмергә паспорт тапшыру тантанасы узды. 

Актаныш муниципаль районында 2000 нче елдан бирле Игелек марафоны үткәрелә. Әлеге чарада барлык оешмалар, районның барлык җитәкчеләре актив катнаша. Быелгы елда да әлеге чарада  инвалидлар белән еллык эшләнгән эшләргә йомгак ясалды. Быелгы елда ярдәм фондына ирекле төстә 2 милионнан артык акча җыелды. Әлеге акча районда яшәүче инвалидларга, авыр тормыш хәлендә калган гражданнарга ярдәм итү өчен тотыла. Район ЗАГС бүлеге хезмәкәрләре дә әлеге марафонда актив катнашты, үзләренең бер көнлек хезмәт хакларын ярдәм фондына күчерде.

1 декабрьдəн  10 декабрьгə кадəр Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ  бүлегендə  Халыкара инвалидлар көненə туры китереп төрле чаралар оештырып үткəрделəр. Сәламәтлекләре чикләнгән кешеләргə гражданлык хәле актын теркәү өлкәсендә бушлай ярдәм күрсәтелде.

Әлки Пенсия фондының район идарәсендә күптән түгел икенче балалары туган аналарга ана капиталы сертификаты тапшыру тантанасы булды.

Ляйсән Галиева һәм Рания Зарипова әлеге танталы вакыйгага ирләре, икешәр балалары  белән килгәннәр иде. Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе Әлфия Дәүләтшина һәм район ЗАГС бүлеге начальнигы Энҗе Халиуллина аларны икенче тапкыр әни булулары һәм ана капиталы алулары белән ихластан котладылар, күркәм теләкләрен җиткерделәр. Әниләргә сертификатлар һәм чәчәк бәйләмнәре, олы балаларына исә уенчыклар тапшырдылар.

 

  2015 елның  8 нче декабрендә  район делегациясе Мөслим районы Салауз-Мухан авылында гомер итүче Әбүталипова Тәкъдимә Садретдин кызын 90 яшьлек юбилее белән котладылар.

Мөмкинлекләре чикле кешеләр декадасы ункөнлеге кысаларында, Балык Бистәсе района “Дельфин” спорт-сәламәтләндерү комплексы үз йортында бүген ярышлар үткәрде.

Һәр елны декабрь башында традицион рәвештә инвалидлар ункөнлеге уза. Шушы декада кысаларында Балык Бистәсе районы Корноухово авылында урнашкан картлар йортында да төрле чаралар үткәрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International