Баулыда яшәүче күркәм гаилә - Алексей Степанович и Валентина Сергеевна Лещенко Алтын туйларын билгеләп үттеләр. Алексей Степанович һәм Валентина Сергеевна матур гаилә булып, бер- берсен яратып һәм аңлашып, илле ел бергә тату гомер кичерәләр.
Россия Федерациясе Конституциясе кабул итү көне алдыннан Балык Бистәсе районында яшь буын вәкилләренә тантаналы рәвештә паспорт тапшыру чарасы узды.
Сергей Николай улы белән Нина Владимир кызы гаиләсендә бар да булгандыр: шатлыгы да, кайгысы да, кыен булган вакытлар да аз булмагандыр. Олы бәйрәмнәре белән котлап кунаклар килгән иде. Юбилярлар килгән кунаклар һәм ГХАТ бүлеге белгече тарафыннан күп җылы һәм мактау сүзләре ишеттеләр. Шулай ук бу көннең истәлеге итеп “Көмеш юбилярлар” почет кенәгәсенә имзаларын куйдылар һәм инде аларга язылышу турындагы юбилей таныклыгы да тапшырылды.
Иске Чүриле, Яңа Кырлай авыл җирлекләрендә физик мөмкинлекләре чикләнгән авылдашларны чәй өстәле артына җыйдалар.
Инвалидлар декадасы уңаеннан Яңа Кишет авыл җирлегендә инвалидлар белән чәй өстәле янында очрашу уздырылды.Авыл тарихы турында презентация күрсәтелде.
Мөмкинлекләре чикле кешеләр ункөнлеге декадасы кысаларында, ГХАТ бүлеге Илшат исемле бик матур һәм акыллы егеткә кунакка килде.
Балык Бистәсе муниципаль районы социаль яклау бүлегендә Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү буенча түгәрәк өстәл узды.
Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда 2015 елның 12 декабрьда 4 меңенче пар үзләренең никахларын рәсмиләштерделәр. Бу бәхетле пар – Ильназ һәм Маргарита Фатхуллиннар.
Арча муниципаль районы Апаз авыл җирлегендә инвалидлар ункөнлөге уңаеннан Шәрифҗан һәм Нәзифә Галимҗановларны бриллиант туйлары белән котладылар. Юбилярларны балалары, кияү-киленнәре, 8 онык һәм 6 оныкчык котлады.
Арча район мәдәният йортында Физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр ункөнлеге ачылу уңаеннан концерт оештырылды. Бәйрәм Татарстанның атказанган артисты Закир Шаһбанның концерты белән башланды һәм мөмкинлекләре чикләнгән балалар, өлкәннәрнең җыр, биюләре белән дәвам итте. Соңыннан һәр катнашучы грамоталар, бүләкләр алды.
Питрәчтә инвалидлар декадасы “Без бергә” дип исемләнгән район фестивале белән тәмамланды. бәйгедә 50 йолдыз һәм һолдызчык катнашты.