Игезәк балалар туу – сирәк очрый торган вакыйга, бу гаҗәеп күренеш- ике бертөсле бала. Игезәк балаларның әти-әниләре ин бәхетле кешеләр! Елның беренче эш көнендә Минзәлә районының ГХАТ бүлегендә игезәк балалар теркәлде. Рахманов руслан һәм Светлана гаиләсендә ике малай дөньяга килде. Сабыйларга Илмир һәм Радмир дип исем бирделәр. Әти-әниләрне шушы сөенечле вакыйга белән котлыйбыз!
2016 ел һәр гаилә өчен төрлечә башланды, әмма барыннан да күбрәк, мөгаен, Мөслим районында уңыш Кашаповлар гаиләсенә елмайды.
2016 елның беренче көннәреннән алып районыбызның бала тудыру йортын ир-егетләр “баса” башлый. Ягъни, бер-бер артлы әти-әниләрен сөендереп малайлар доньяга аваз салалар. Бүгенге көндә районыбызда 6 малай һәм 2 кыз туа.
Күпчелек бала тулы гаиләдә туды. Баланың тууы турында таныклыкны бала тудыру йортында ук алырга була, аның өчен әти-әнинең паспортлары, язылышу турында таныклык һәм бала тудыру йортында бирелгән туу турында медицина таныклыгы кирәк.
Тууны теркәү
2015 ел нәтиҗәләре буенча республикада соңгы елларда көтелмәгән саннар күзәтелә, яңа туган балалар саны – 57499. 2015 елда тууны теркәү буенча ирешелгән күрсәткеч 2014 ел белән чагыштырганда 0,4% ка (263 актка) югарырак. Яңа туганнарның гомуми саныннан 29376 малай (51,1%) һәм 28123 кыз (48,9%) теркәлгән. 2015 елда ике игезәк парлар саны 508 тәшкил итә, өч игез балалар саны - 4.
Саба үзәк хастаханәсенең бала тудыру йортыннан 2016 елда туган тәүге сабыйны чыгардылар. Ул – Байлар Сабасында яшәүче Гөлия һәм Алмаз Яруллиннарның уллары – Аяз.
2016 нче елның 11 январь көнендә Актаныш районы бала тудыру йортында район ЗАГС бүлеге тарафыннан 2016 нчы елның беренче баласын теркәү тантанасы үткәрелде.
Мамадыш муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 9-нчы гыйнвар көнне яңа 2016 нче елның беренче гаилә пары теркәлде. Бәхетле кияү белән кәләш – 2016 нче елга беренче булып гариза тапшырган һәм актлар китабында 1 нче номер астында теркәлгэн Руслан һәм Миләүшә Мөхетдиновлар.
2016 елның 10 гыйнварында "Молодожены" туй журналы редакциясе тарафыннан оештырылган кәләшләр конкурсы булып узды. Конкурстта үз никахларын 2015 елда теркәгән 10 кәләш катнашты.
Жюри әгъзалары тарафыннан, ә аның составында ЗАГС бүлеге начальнигы Вера Белова-Реутина да бар иде, кәләшләрнең видео-тәкъдим итүләре, фикерләү сәләте һәм аралашучан булулары, музыкаль формада мәхәббәт аңлатулары, булдырылган образның үзенчәлекле якларын күрсәтү сәләте бәяләнде.
Ел башы – гаилә төзү өчен иң уңай вакыт. Хөснетдинов Динар белән Сафиуллина Суфия өчен дә 2016 нчы елның 9 нчы гыйнваре истәлекле һәм онытылмас булып калды. Алар бу көнне үзләренең гаиләләренең туган көнен рәсмиләштерделәр. Аларга гаилә бәхете, олы мәхәббәт, уңышлар телибез.