ЯҢАЛЫКЛАР


9
гыйнвар, 2016 ел
шимбә

Яңа 2016 елда район ЗАГС бүлегендә беренче Мендельсон маршы Буадан Рената Сәйфетдинова һәм Газинур  Фәткуллин өчен яңгырады. Яшь Фәткуллиннар гаиләсен район башкарма комитетының эшләр буенча идарәчесе Миләүшә Юнысова да тәбрикләде һәм район Советы исеменнән термос-чәйнек бүләк итте.

2016 елда Мөслим районында тагын бер пар артты. Илназ һәм Ралина – алтын балдаклар алышып, тормышларын бергә корырга карар кылган 2016 ел башыннан беренче яшь парларыбыз. Район ЗАГС бүлеге белгече Шакирова Диләрә аларны иң кадерле һәм истәлекле көннәре белән котлады, Район Советы һәм Башкарма комитеты исеменнән аларны ир һәм хатын дип игълан итте. 


8
гыйнвар, 2016 ел
җомга

2016 елның 1 гыйнварында 00 сәгать 30 минутта 53 см 3 кг 278 г сабый дөньяга килде. Ермаков Алексей белән Анна гаиләсендә бу инде икенче бала. Олы кызлары Елизаветага 10 яшь. Бу безнең көтеп алган улыбыз, малай буласын үзебез һәм иң якын туганнар гына белә иде, - дип бүлеште бәхетле ана. Бик озак вакыт уйлаулардан соң улларына алар Александр дип исем бирделәр.

8 нче гыйнварда  Менделеевск муниципаль районы Тихоново авыл җирлегендә  яңа елда беренче өйләнешүчеләрне язылыштыру тантанасы булды.  Анна Филатова һәм Алексей Подшивалов 2016 нчы елның беренче көннәрендә язылышкан  бәхетле яшь пары булдылар.

2016 елның 8 гыйнвар аенда Әгерҗе шәһәре ГХАТ бүлеге җитәкчесе Гусманова Лилия Саим кызы сигез гаилә белән кышкы, күңелле ял уздырды. “Чекерил” спорт комплексы Удмуртия җирлегендә урнашылган. Ял итүчеләр тюбингта, чаңгыда, чаналарда һәм снегоходта йөрделәр.

Аны юбилее белән тәбрикләргә Саба районы башлыгы Рәис Минниханов ,башкарма комитет җитәкчесе урынбасары  Таһир Шәрәфиев, якыннары, туганнары килгән иде. Һәркайсы Исмөгөл әбигә исэнлек-саулык, бэхетле картлык, тыныч тормыш телэп узлэренен матур телэклэрен житкерделэр хэм истэлекле булэклэр тапшырдылар.

Яшь парларны истәлекле көннәре уңаеннан котларга Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Таһир Шәрәфиев, ЗАГС бүлеге, авыл җирлеге җитәкчеләре дә килгән иде.  Яшь парларга бәхет, мәхәббәт, гаилә иминлеге телибез!


7
гыйнвар, 2016 ел
пәнҗешәмбе

2016 нчы елның 5 гыйнварында Менделеевск муниципаль районы ЗАГС бүлегендә   бу елда туган беренче игезәкләрне теркәү уздырылды. Әти-әниләре Илшат һәм Оксана Хикматуллиннар кызларына Регина һәм Алина дип  бик матур исемнәр  бирделәр. Алар 2006 елда өйләнешсәләр дә , бала туу бәхетенә  бары тик 9 елдан соң гына  ирешәләр.

Алар танышканнар, кышын 1962 ел. Чибәркәй шунда ук йөрәгенә керэ. Иң мөһиме байлык берлеге Равил Сулеймановича һәм Фирдания Мавли кызы – һичшиксез, бу-аларның асыл балалары - кызы Гөлфия, улы Рамил. Бу тату гаиләдә Имамиевлар 2 оныклары, 1 оныгы һәм 1 оныкчык.

Апас районы Колгына авылында яшәүче Нурзидә әби Гайфуллина 100 яшьлек юбилеен каршылады.

Бер гасырлык гомер юлында ачысын-төчесен, барын-югын бик күп татыган акъәбине тәбрик итәргә район башлыгы Рәшид Заһидуллин да килде. Йөзьяшәр әбигә Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Котлау открыткасы, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Рәхмәт хаты, район башлыгының бүләкләре тапшырылды. Дәвеш авыл җирлеге башлыгы Таһир Хөсәенов та чәчәк бәйләмен һәм бүләкләрен изге теләкләре аша бирде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International