8 нче гыйнварда Менделеевск муниципаль районы Тихоново авыл җирлегендә яңа елда беренче өйләнешүчеләрне язылыштыру тантанасы булды. Анна Филатова һәм Алексей Подшивалов 2016 нчы елның беренче көннәрендә язылышкан бәхетле яшь пары булдылар.
Менделеевск районында яңа елдан башлап һәр өйләнешүчегә һәм сабыйлары туган ата-анага район башлыгы Валерий Чершинцев исеменнән котлау открыткалары бирелә башлады. Анна һәм Алексей Подшиваловларны яңа гаилә корулары белән район башлыгы исеменнән ЗАГС бүлеге җитәкчесе Фаина Козырева тәбрикләде һәм котлау открыткасы тапшырды.