2016 нчы елның 5 гыйнварында Менделеевск муниципаль районы ЗАГС бүлегендә бу елда туган беренче игезәкләрне теркәү уздырылды. Әти-әниләре Илшат һәм Оксана Хикматуллиннар кызларына Регина һәм Алина дип бик матур исемнәр бирделәр. Алар 2006 елда өйләнешсәләр дә , бала туу бәхетенә бары тик 9 елдан соң гына ирешәләр.
Кызларның әти-әниләрнә тантаналы төстә туу турында таныклыклар һәм Менделеевск районы башлыгы Валерий Чершинцев исеменнән котлау открыткалары тапшырылды.