“Йөз ел гомер күз ачып йомган ара кебек кенә”

2016 елның 7 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Апас районы Колгына авылында яшәүче Нурзидә әби Гайфуллина 100 яшьлек юбилеен каршылады.

Бер гасырлык гомер юлында ачысын-төчесен, барын-югын бик күп татыган акъәбине тәбрик итәргә район башлыгы Рәшид Заһидуллин да килде. Йөзьяшәр әбигә Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Котлау открыткасы, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Рәхмәт хаты, район башлыгының бүләкләре тапшырылды. Дәвеш авыл җирлеге башлыгы Таһир Хөсәенов та чәчәк бәйләмен һәм бүләкләрен изге теләкләре аша бирде.

Нурзидә әбинең урыны – түрдә. Ул кадер-хөрмәттә, зур хасият белән гомер кичерә. Балалары, оныклары, кияүләре аның өчен өзелеп тора. Ә бу көннәр җиңел генә бирелмәгән.

Авыр хезмәт арбасын җигелеп тарткан иңнәргә толлык ачысы да килеп сарылган. Нурзидә әби 25 яшендә тормыш иптәшен югалтып, эреле-ваклы өч кызын ялгызы үстергән, аякка бастырган, кеше иткән.

Бүгенге тормышка, рәхәтлекләргә, уңайлылыкларга сөенеп туя алмыйм, – ди ул һәм яшьләргә дә үз тәҗрибәсеннән чыгып ялкауланмаска, озак йокламаска, хәрәкәттә булырга, мөмкин кадәр гыйлем тупларга киңәшен бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International