2016 елда Мөслим районында тагын бер пар артты. Илназ һәм Ралина – алтын балдаклар алышып, тормышларын бергә корырга карар кылган 2016 ел башыннан беренче яшь парларыбыз. Район ЗАГС бүлеге белгече Шакирова Диләрә аларны иң кадерле һәм истәлекле көннәре белән котлады, Район Советы һәм Башкарма комитеты исеменнән аларны ир һәм хатын дип игълан итте.
ЗАГС бүлеге Бәшировлар гаиләсенә озын бәхетле тормыш һәм сау-сәламәт балалар тели.