Яшь парларны истәлекле көннәре уңаеннан котларга Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Таһир Шәрәфиев, ЗАГС бүлеге, авыл җирлеге җитәкчеләре дә килгән иде. Яшь парларга бәхет, мәхәббәт, гаилә иминлеге телибез!