Яңа 2016 елда район ЗАГС бүлегендә беренче Мендельсон маршы Буадан Рената Сәйфетдинова һәм Газинур Фәткуллин өчен яңгырады. Яшь Фәткуллиннар гаиләсен район башкарма комитетының эшләр буенча идарәчесе Миләүшә Юнысова да тәбрикләде һәм район Советы исеменнән термос-чәйнек бүләк итте.