2016 елда беренче бала булып Алабугада малай туды

2016 елның 8 гыйнвары, җомга

2016 елның 1 гыйнварында 00 сәгать 30 минутта 53 см 3 кг 278 г сабый дөньяга килде. Ермаков Алексей белән Анна гаиләсендә бу инде икенче бала. Олы кызлары Елизаветага 10 яшь. Бу безнең көтеп алган улыбыз, малай буласын үзебез һәм иң якын туганнар гына белә иде, - дип бүлеште бәхетле ана. Бик озак вакыт уйлаулардан соң улларына алар Александр дип исем бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International