2015 ел Казан өчен чиратлагы демографик үсеш алып килде

2016 елның 11 гыйнвары, дүшәмбе

Күпчелек бала тулы гаиләдә туды. Баланың тууы турында таныклыкны бала тудыру йортында ук алырга була, аның өчен әти-әнинең паспортлары, язылышу турында таныклык һәм бала тудыру йортында бирелгән туу турында медицина таныклыгы кирәк.

Әти-әни язылышмаган очракта нишләргә соң? Әти кеше үзен баланың атасы дип таныганда, әти-әни бергә баланың атасын билгеләү турында гариза яза, дәүләткә пошлина түлиләр (350 сум) баланың фамилиясе я әтисенеке, я әнисенеке була, (әти-әниең уртак килешүе буенча), исемне дә бергә сайлыйлар, ә әтисенең исеме (отчество) әтисе исеменнән языла. Әти-әни паспортлары һәм медицина таныклык бирәләр. Әгәр әни кеше ата турында бернинди дә гариза язмый икән, (Әни кешенең никахы булмаган очракта) баланың фамилиясе әнисенеке исеме һәм әтисенең исеме языла. Әни кеше специалистка паспортын һәм медицина таныклыгын бирә.
Яңа 2016 ел белән сезне! Казанда балалар күбрәк тусын һәм ала бәхетле булсын иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International