ЯҢАЛЫКЛАР


13
гыйнвар, 2016 ел
чәршәмбе

Лениногорск шәһәрендә ГХАТ бүлегендә шул юбилей белән башланды ел. ЗАГС бүлеге белгечләре Сухов гаиләсен Александр Илья улы һәм Анна Сергей кызы котладылар. Шушы олы көннең истәлеге итеп юбилярлар почет кенәгәсенә имзаларын калдырдылар һәм күпсанлы җылы котлау һәм рәхмәт сүзләре ишеттеләр.

            Тукай районы Сосновый Бор поселогындагы “Яшьлек” спорт залында “Папа, мама, я- спортивная семья” дип аталган ярышның финалы узды. Район буенча 15 команда көч сынашты. Бу чын-чынлап гаилә бәйрәме булды.  Барлык катнашучылар   бүләкләнделәр.

       13 январь кɵнне Югары Ослан муниципаль  районы Макыл авыл җирлегендә Богавеевлар гаиләсе Шигап улы Кəшаф һəм Сафиулла кызы Нурфия 50 ел бергә тигез гомер итүләрен, алтын  туйларын билгеләп үттеләр.


12
гыйнвар, 2016 ел
сишәмбе

12 нче гыйнварда оешма җитәкчеләре белән уздырылган шәһәр киңәшмәсендә

Менделеевск  муниципаль районы ЗАГС бүлеге җитәкчесе Фаина Козырева чыгыш ясады һәм бүлекнең  2015 нче ел  эшчәнлеге нәтиҗәләре белән таныштырды.

    Чөнки бөтен дөнья буйлап Яңа 2016 нчы ел атлый.

   Килгән ел Мамадыш районының ГХАТ бүлеге өчен бик  унышлы булды. Быелга куп тантаналы чаралар планлаштырылган.

Сугыш һәм хезмәт ветераны, спорт мастеры Василий Романович Матвеев үзенең 90 –яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Гомер буе спорт белән шөгелләнгән Василий Рманович күп тапкырлар ветераннар арасында үткәрелгән ярышларда катнаша һәм бөек үрләрне яулый. Татарстан, Россия, Европа, Дөнья чемпионы була.

Тормыш иптәше Антонида Корниловна белән өч кыз тәрбияләп устерәләр.

12 гыйнварда Яңа елда иң беренчеләрдән никахларын теркәргә гариза биргән һәм гражданлык торышы актлар кенәгәсендә 1 номеры астында кул куйган пар - 89 яшьлек Рәфыйк Галәветдинов һәм 69 яшьлек Наҗия Хәйруллина булды. Гомумән, бу көнне Нурлат ЗАГСында 2016 елның беренче 3 пары теркәлгән.

2016 елның 12 гыйнварында Кама Тамагы муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 2016 елның беренче баласының тууы теркәлде.

ГХАТ хезмәткәрләре бәхетле ата-ананы бу вакыйга белән тәбрик итте, балаларының сау-сәламәт үсүен, мәрхәмәтле бала булуын һәм бары тик шатлык кына китерүен теләде.


11
гыйнвар, 2016 ел
дүшәмбе

     Гыйнвар башында Биектау районының Коркачык авылында яшәүче хезмәт ветераны Хәлимә апа Хәйретдиновага 90 яшь тулды. Бу олуг юбилее белән котларга район һәм авыл җирлеге житәкчеләре, авылдашлары, туганнары килде.

 

Кышкы каникуллар тәмамланды, димәк, Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә балалар кабат «Гаилә тәрбиясе әлифбасын» өйрәнәләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International