13 январь кɵнне Югары Ослан муниципаль районы Макыл авыл җирлегендә Богавеевлар гаиләсе Шигап улы Кəшаф һəм Сафиулла кызы Нурфия 50 ел бергә тигез гомер итүләрен, алтын туйларын билгеләп үттеләр. 50 ел бергə гомер итүлəре уңаеннан,хɵрмəт итеп юбилярларны ”Районның мактаулы юбилярлары” китабына теркәделәр һәм бу бәхетле парлар үзләренең имзаларын куйдылар. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Наталья Кадырова юбилярларга саулык,тынычлык,тигез озын гомер теләп Югары Ослан муниципаль район башлыгы Марат Зиатдиновның мактау хатын һәм истәлекле бүләген тапшырды.
Юбилярлар исеменә Макыл авыл җирлеге башлыгы Әлинə Матвеева үзенең җылы сүзләрен әйтеп бүлəк тапшырды. Бу котлауларга балалары,туганнары һəм якыннары да кушылдылар.