Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә «Гаилә тәрбиясе Әлифбасы» проекты кысаларында яңадан дәресләр үткәрелә башлады

2016 елның 11 гыйнвары, дүшәмбе

Кышкы каникуллар тәмамланды, димәк, Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә балалар кабат «Гаилә тәрбиясе әлифбасын» өйрәнәләр.

11 гыйнварда никахлашу Сараенда «Гаилә тәрбиясе Әлифбасы» проекты кысаларында яңа елда беренче дәрес үткәрелде. Бакый Урманче һәм Муса Җәлил исемендәге гимназиянең алтынчы сыйныф укучылары ГХАТ Идарәсендә кунакта булдылар.

ГХАТ Идарәсе җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова укучыларга ГХАТ органнарының тарихы, гражданлык хәле актларының төрләре турында сөйләде һәм архив белән таныштырды. Гимназия укучылары Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә 1920 нче елдан бирле күпгасырлар буена сакланып килгән актлар китапларын кызыксынып карадылар. 

Очрашу ахырында укучылар Түбән Каманың 50-еллыгына багышланган «Хисләр. Образлар. Язмышлар» дигән уникаль фото-күргәзмәдә булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International