12 нче гыйнварда оешма җитәкчеләре белән уздырылган шәһәр киңәшмәсендә
Менделеевск муниципаль районы ЗАГС бүлеге җитәкчесе Фаина Козырева чыгыш ясады һәм бүлекнең 2015 нче ел эшчәнлеге нәтиҗәләре белән таныштырды.
Районның 14 җирле үзидарә авыл җирлегендә гражданлык хәле актларын теркәү буенча эш алып барыла.
ЗАГС ның шәһәр бүлегендә ике кеше эшли: бүлек җитәкчесе һәм баш белгеч.
2015 нче елда барлыгы 1148 гражданлык хәле акты теркәлгән, 553 таныклык икенче тапкыр, 1150 архив белешмәсе һәм рәсми хәбәр итү кәгазе бирелгән, хокук ягыннан әһәмиятле булган 1762 эш эшләнгән, 448 650 сум госпошлина түләттерелгән, гражданнарның гаризалары нигезендә чит илдән 15 эш кәгазе кайтартырылган (шуларның 9-ы юстиция министрлыгы аша). Ел буена элек язылган гражданлык хәле актларына үзгәртүләр һәм төзәтмәләр кертү буенча 61 гариза кабул ителгән һәм каралган . Шуларның 28-е буенча ЗАГС бүлеге тарафыннан төзәтмәләр кертү турында нәтиҗә ясалган, 594 хат килгән һәм алар барысы да 3 көн эчендә эшкәртелгән.