Сугыш һәм хезмәт ветераны, спорт мастеры Василий Романович Матвеев үзенең 90 –яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Гомер буе спорт белән шөгелләнгән Василий Рманович күп тапкырлар ветераннар арасында үткәрелгән ярышларда катнаша һәм бөек үрләрне яулый. Татарстан, Россия, Европа, Дөнья чемпионы була.
Тормыш иптәше Антонида Корниловна белән өч кыз тәрбияләп устерәләр.
Юбилярны район Башлыгы урынбасары М.Г.Хасиятуллин котлады, В.В.Путинның котлау хатын, район Башлыгы Рәхмәт хатын тапшырды. Котлауларга республика “Динамо” җәгыяте җитәкчесе урынбасары С.Гайсин да кушылды.