2016 ел һәр гаилә өчен төрлечә башланды, әмма барыннан да күбрәк, мөгаен, Мөслим районында уңыш Кашаповлар гаиләсенә елмайды.
Ринат һәм Айсылу Кашаповларның 2016 елның 5 гыйнварында кызы туды, һәм ул безнең ГХАТ бүлегендә быел беренче бала булып теркәлде.
Әлбәттә, ата-аналар өчен бәләкәчнең ничәнче булып тууы бөтенләй мөһим түгел: беренчеме, 25 нчеме, яки 50нчеме, чөнки алар өчен ул – бердәнбер һәм кабатланмас. Беренче булып кыз – тормыш дәвамчысы дөньяга килгән.
2016 елның 11 гыйнварында ЗАГС бүлеге кызның тууын теркәде, әти-әниләре аңа Ралина дип матур исем куштылар.
Әни белән әти балага беренче тормыш документын – туу турында таныклыгын алырга килде. Кашаповлар гаиләсенә балаларының сау-сәламәт үсүен, мәрхәмәтле бала булуын һәм бары тик шатлык кына китерүен телибез. Төкле аягың белән, Ралина!