2016 елның 10 гыйнварында "Молодожены" туй журналы редакциясе тарафыннан оештырылган кәләшләр конкурсы булып узды. Конкурстта үз никахларын 2015 елда теркәгән 10 кәләш катнашты.
Жюри әгъзалары тарафыннан, ә аның составында ЗАГС бүлеге начальнигы Вера Белова-Реутина да бар иде, кәләшләрнең видео-тәкъдим итүләре, фикерләү сәләте һәм аралашучан булулары, музыкаль формада мәхәббәт аңлатулары, булдырылган образның үзенчәлекле якларын күрсәтү сәләте бәяләнде.
Конкурсант кызларның тугры һәм элегант тормыш иптәшләре, әлбәттә, аларга ярдәм иттеләр. Дарья Желнова җиңүче булды. Калган кәләшләргә "Невеста-Романтичность", "Невеста Совершенство" һәм башка исемнәр бирелде. Барысына да иганәчеләрдән бүләкләр тапшырылды.
"Бу конкурс яшь гаиләләрнең күркәм ваыйгасы буларак, гомер буена истә калачак һәм ир белән хатын арасында үзара мөнәсәбәтне ныгытачак", - дип билгеләп үтте В. Белова-Реутина. Ул яшь парларга мәхәббәтләрен гомер буена саклауларын теләде.