Сабада 2016 елның тәүге сабые Аязны тәбрикләделәр

2016 елның 11 гыйнвары, дүшәмбе

Саба үзәк хастаханәсенең бала тудыру йортыннан 2016 елда туган тәүге сабыйны чыгардылар. Ул – Байлар Сабасында яшәүче Гөлия һәм Алмаз Яруллиннарның уллары – Аяз.

Аяз гаиләдә икенче сабый, аның Әмир исемле абыйсы да бар. Бәхетле әти-әниләрнең шатлыкларын уртаклашырга әби-бабайлары, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Таһир Шәрәфиев, халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Марсель Хуҗин, гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге начальнигы Алсу Шәйхетдинова килгән иде. Таһир Шәрәфиев Яруллиннарга район башлыгы Рәис Миңнеханов исеменнән тәбрикләү сүзләрен җиткерде һәм бүләк тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International