2016 нче елның 11 январь көнендә Актаныш районы бала тудыру йортында район ЗАГС бүлеге тарафыннан 2016 нчы елның беренче баласын теркәү тантанасы үткәрелде. Бәхетле әти - Давлетов Азат Ринат улы һәм әнисе - Давлетова Юлия Олег кызы улларына Эмиль исеме куштылар. Район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гөлфинә Баян кызы Мухамадиева яшь парны 2 нче балалары туу вакыйгасы уңаеннан котлап, чын күңелдән аларга тигезлек, балаларын сау-сәламәт, бәхетле итеп үстерүләрен теләде. Яшь гаиләгә уңышлар, матур, күркәм гаиләдә, балаларын игелекле итеп үстерүләрен телибез.