Тууны теркәү
2015 ел нәтиҗәләре буенча республикада соңгы елларда көтелмәгән саннар күзәтелә, яңа туган балалар саны – 57499. 2015 елда тууны теркәү буенча ирешелгән күрсәткеч 2014 ел белән чагыштырганда 0,4% ка (263 актка) югарырак. Яңа туганнарның гомуми саныннан 29376 малай (51,1%) һәм 28123 кыз (48,9%) теркәлгән. 2015 елда ике игезәк парлар саны 508 тәшкил итә, өч игез балалар саны - 4.
2015 елда теркәлгән балаларның гомуми саныннан 24111 бала (42%) гаиләдә беренче, 24832 (43,2%) - икенче, 6702 (11,6%) - өченче, 1854 (3,2%) - дүртенче булып һәм аннан соң туган балалар.
Әлеге елда балаларга ата-аналары тарафыннан бирелгән исемнәрдән иң популяр булганнары: ир балалар өчен - Тимур, Әмир, Кәрим, Артём, Кирилл, Матвей, Данил, Максим, Егор, Александр; кыз балалар өчен – Ясминә, Әминә, Арина, София, Виктория, Азалия, Ралина, Милана, Анастасия, Самира.
Никах теркәү
2015 елда 30572 пар никахларын рәсмиләштергән. Бу 2014 елгы күрсәткечләр белән чагыштырганда 1975 парга (6,1%) кимрәк.
Татарстан Республикасында һәр 5енче никах - катнаш милләтле.
Чит ил гражданнары белән теркәлгән никахлар саны 1131, (2014 елда - 1184).
Аерылышуны теркәү
Хәзерге вакытта Татарстан Республикасында аерылышуны теркәү актларының кимүе буенча уңай тенденция күзәтелә.
Шулай итеп, 2015 ел нәтиҗәләре буенча никах өзү 11% ка кимегән һәм 13450 акт тәшкил итә.
Казан шәһәре буенча 2015 елда никах өзү актлары саны 2014 ел белән чагыштырганда 7,5% ка кимегән, Яр Чаллы шәһәрендә кимү дәрәҗәсе - 10%. Татарстан Республикасы районнарында аерылышуны теркәү актларының кимүе 13,5% тәшкил итә.
Баланың әтисе булуны билгеләүне теркәү
2015 елда Татарстан Республикасында гражданлык хәле актларын дәүләт теркәвенә алу вәкаләтләре бирелгән органнар тарафыннан баланың әтисе булуны билгеләү турында 7256 акт төзелде (2014 ел чагыштырганда 89 очракка азрак).
Уллыкка (кызлыкка) алуны теркәү
2015 елда уллыкка (кызлыкка) алу турында 431 акт төзелде, бу 2014 елга караганда 8% ка күбрәк.
Исем алмаштыруны теркәү
2015 елда Татарстан Республикасы ГХАТ органнарына исемен, фамилиясен яки әтисенең исемен алмаштыруны дәүләт теркәвенә алу мәсьәләләре буенча мөрәҗәгать иткән гражданнар саны 14,8% ка кимеде һәм 1769 кеше тәшкил итте.
Үлүне теркәү
2015 елда 46561 үлем турында акт төзелде, бу 2014 ел белән чагыштырганда 1% ка азрак. Ир-атларның үлеме турында теркәлгән актлар саны 24056 (51,6%) тәшкил итә, хатын-кызларның үлеме турында актлар саны - 22505 (48,4%).
Казан шәһәрендә үлемне теркәү буенча актлар саны 2014 ел белән чагыштырганда 0,6% ка кимегән, Яр Чаллы шәһәрендә – 0,2%. Республика районнарында үлүне дәүләт теркәвенә алу актларының кимүе 1,4% тәшкил итә.
Нәтиҗәдә, 2015 елда туу турында төзелгән актлар үлем турында төзелгән актлар санына караганда 10938 актка күбрәк (57499 һәм 46561).