ЯҢАЛЫКЛАР


6
май, 2016 ел
җомга

    Баулы шәһәрендә шәһәркүләм субботниклар дәвам итә. Шәһәребез үзгәрә – чиста урамнар, агартылган борюрлар һәм агачлар,  утыртылган чәчәкләр – болар барысы да субботникта катнашучылар хезмәте.   Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан ГХАТ бүлеге  хәзмәткәрләре дә шәһәркүләм җыештыруда катнаштылар: башка бюджет оешмалары составында терренкур территориясен һәм шәһәрнең иң яшь парк зонасын чистарттылар.

6 майда Леонид һәм Анна гаиләсендә икенче булып туган ир бала теркәлде. Егор 3330 гр. һәм 54 см буй белән 24-нче апрельдә дөньяга килә. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Сирна Мурсалимова бәхетле әтине җылы котлап туу турындагы таныклык һәм Җиңү символы – Георгий тасмасы тапшырды.

1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 71 еллыгы алдыннан Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ Идарәсе башлыгы урынбасары Р.Х.Әхмәтҗанов гаилә тормышы ветераннарын:  Бөек Ватан сугышында катнашкан Нурутдин Ганиевич Ганиевны һәм Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Рауза Кутдусовна Хайретдинованы бәйрәм белән котлады. 

Сугыш... Күпме язмышларны алып киттең... Күпме яшь хатын-кызларны ялгыз җиде юл чатында калдырдың... Күпме сабыйларны ятим иттең...

Безнең батыр әби-бабайларыбыз якты күк йөзе өчен тырышканнар. Балалары, оныклары күз яшьләре түкмәсен өчен күпме көч куйганныр. Ә бүген безгә 71 җиңү язы килде...


5
май, 2016 ел
пәнҗешәмбе

     Элеватор тауы поселогында яшәүче Павел Фокинга 104 яшь. Шулай ук ул шәһәрнең иң карт яшәүчесе һәм Бөек Ватан сугышында катнашкан кеше.

      Павел Фокинның иң зур шатлыгы – аның тату гаиләсе: дүрт кызы (олысына 76 яшь, кечесенә – 64), биш оныгы, алты оныкларының уллары һәм кызлары һәм ике оныкларының улларынның улы.

2016 елның 5 май көнендә Җиңү бәйрәменә ГХАТ Идарәсе белгечләре һәм 7 нче белән бергә ветераннар өчен истәлекле сувенирлар рәвешендә, хатлар-өчпочмаклар әзерләделәр.

Балалар Бөек Ватан сугышы ветераннарына җылы теләкләрен яздылар, Җиңү Көне темасына аппликация ясадылар. Очрашу ахырында ГХАТ Идарәсе белгечләре балаларга Җиңү символы – георгий тасмасын тапшырдылар.

 Яр Чаллы шәһәрендә гомер итүче Нурбикә Хайрулла кызы Сафина шушы көннәрдә үзенең 100 еллык юбилеен билгеләп үтте. Юбилярны Мамадыш районы башлыгы Анатолий Иванов исеменнән  район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Алена Смирнова котлады.

     Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда 2016-нче елның 5 май көнне 26 яшүсмергә паспорт тапшыру тантанасы узды.  Шулай ук тантанада “Бердәм Россия” партиясе баш белгече Е.Л.Шуралева, паспорт-виза хезмәте ветераны, № 2 полиция бүлеге Ветераннар советы председателе урынбасары З.К.Фомина, Үзәк һәм  Автозавод УФМС  бүлегенең белгеч-экспертлары  катнаштылар.

     Бәйрәм күтәренке рухта узды.

Ветераннарны кайгырту һәм аларга игътибар, хөрмәт күрсәтү – һәммәбезнең изге бурычы. Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан район һәм авыл җирлеге җитәкчелеге ветераннарга истәлекле бүләк һәм Татарстан Республикасы Президентының котлау открыткасын тапшыралар. Бер генә ветеран да игътибардан читтә калмый. Аларның һәммәсе турында балалары, туганнары, авыл җирлеге вәкилләре даими кайгыртып тора.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International