ЯҢАЛЫКЛАР


7
май, 2016 ел
шимбә

Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ бүлеге "Георгий тасмасы" Бөтенроссия патриотик акциясенә кушылды. Бу көнне ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре тантаналы никахлашу вакытында яшь парларга Георгий тасмасын тапшырдылар. Ул - илебезнең батырлык, Җиңү символы.
  
Яшь өйләнүчеләр Рифат һәм Фаилә Хәмидуллиннар һәм кунаклар  горурлык белән Георгий тасмасын тактылар, алар Ватан, тыныч һәм якты киләчәк өчен сугышкан бабаларыбызга үзләренең ихтирамнарын һәм рәхмәтләрен белдерделәр. Символик тасма әнә шулай язылышу тантанасына үзенә бер бәйрәм кәефе өстәде.

Үсәли авыл хуҗалыгы җирлегендә бүгенге көндә 1 сугыш һәм 64 тыл ветераны яши. Авыл сәркәтибе Зөләйха Рәис кызы Фатима Бикмурза ызын һәм Зәйнәпбикә Фәйзетдин кызын бәйрәм белән котлады һәм батырлыклары өчен зур рәхмәт белдерде.

Быел шуңа беренче туган 16 бала һәм аларның әти-әниләре лаек булдылар. Алар арасында Гатиятуллиннар гаиләсендә туган игезәк – кызларда бар иде. Азнакай муниципаль районның башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча җитәкче урынбасары Гыйләҗев Дамир Рашат улы, оешма һәм учреждение вәкилләре, туганнары бу  гаиләләрне котладылар, аларга истәлекле бүләкләр тапшырдылар.


6
май, 2016 ел
җомга

Чара, Бөек Ватан Сугышынын 71 еллыгына багышланган иде.
Чара тынлык белән башланды. Юбилярларны хөрмәтләп, котлаулар һәм җылы сүзләр әйтелде. Сугыш чоры балалары, тыл хезмәтчәннәре, сугышта катнашучылар, якыннарын югалту, авыр хәсрәт кичеру - барысында искә алып үттеләр. Аларның һәрберсенең тормыш юлы җинелләрдән булмый. Җинү килү белән шатлык  килә аларга.  Дуслык, татулык, мәхәббәт балкый аларда. Намус белән жиңүне башкарып, үз гаиләсенә, үз халкына, иленә тугры булып кала белгәннәр.

6 май көнне Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышлап велосипед узышлары булып узды.

Дан монументы янына Тәтеш муниципаль районының барлык оешма, предприятие һәм учреждение коллективлары стартка җыелдылар.Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитеның ЗАГС бүлеге дә әлеге чарада актив катнашты.

Бөек Ватан сугышының героик еллары бездән еракта кала бара, сугыш беткәннән соң берничә буын үсте инде. Еллар үткән саен сугыш елларында халыкның кылган батырлыгы таң калдыра.

Азнакай районы Актүбә бистәсендә, “Әти, әни һәм мин – спортчы гаилә” дигән ярышлар үткәрелде. Анда катнашты 11 гаилә. Бу ярышларны оештырды ДЮСШ «Барс» хезмәткәрләре, спонсор - поселок башлыгы Галеева Р.А. Программада: эстафета, өстәл теннисы, шашки, дартс. Ярышлар концерт чыгышлары белән тыгыз бәйләнештә узды. Җиңүчеләр булып Халиуллиннар һәм Мадьяровлар гаиләләре чыкты.

        2016 елның 6 маенда, Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан,  Яр Чаллы шәһәренең  Тантаналар сараенда Шафиковлар, Бадртдиновлар, Захаровлар, Мифтаховлар, Барановнар һәм Ветчановнар гаиләләрен хөрмәтләү тантанасы булды.

          ГХАТ идарәсе белгечләре район башлыгы Айрат Хайруллин исеменнән якынлашып килүче Бөек Җиңү бәйрәме белән тыл хезмәткәре Саможен Мария Семён кызын якынлашып килүче Бөек Җиңү бәйрәме белән котлап аңа истәлекле бүләкләр һәм чәчәкләр тапшырдылар.

Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге өчен 1941-1945 еллардагы  Бөек Ватан сугышында Җиңүне бәйрәм итү ул-гомумшәһәр чараларында катнашу белән беррәттән, ветераннарга, тыл хезмәтчәннәренә гражданлык хәле актларын дәүләт теркәве буенча хезмәт күрсәтүдә практик ярдәм итү, шулай ук ”Безнең кадерле ветераныбыз”республика социаль-гуманитар проектында, “Георгий тасмаларын тапшыру”акциясендә катнашу.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International