Балтач районы Шубан авыл җирлегендә 8 май көнне “Җиңү килде илне сөендереп” исеме астында мәктәп, балалар бакчасы, китапханә, мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм балалар, авыл ветераннары катнашында кичә-митинг үткәрелде. Митингта ЗАГС бүлеге мөдире З.Р.Әхмәтханова барлык ветераннарны район хакимияте исеменнен котлап, истәлекле бүләкләрен тапшырды. Сугыш инде күптән бетте... Окоплар инде җир белән тигезләнделәр, аларны яшел чирәм каплап китте, фронт юллары урынында яңа шәһәрләр һәм авыллар барлыкка килде. Тик сугыш хатирәләре онытылмыйлар.Җиңү бәйрәмендә без һәрвакыт халкыбызның дошманны җиңүгә этәргеч биргән гүзәл сыйфатларын исебезгә төшерәбез. Ул - сабырлык, кыюлык, батырлык, ныклык, Ватанга булган мәхәббәт һәм тугрылык.
“Җинү көне” бәйрәме уңаеннан 2016 елның 8 маенда Буа шәһәренең Үзәк мәйданында бик зур тантана узды. Тантанада Буа шәһәрендә яшәүче барлык халык катнашты, диеп әйтсәк тә була . Зәнгәр күкләрдә ак күгәрченнәр һәм матур шарлар йөзде. Бәйрәмгә килгән кешелер, бик шатланып, күңелле ял итеп киттеләр.
Бөек Җиңүнең 71 еллыгын бәйрәм иткән көннәрдә армия сафларына районнан 98 егет китәчәк. Район башлыгы Р. Кузюров исеменнән шәһәр Мәдәният сараенда узган бәйрәмдә егетләргә иң мөһиме – матур, сау-сәләмәт хезмәт итүләрен теләк әйтелде. ГХАТ бүлеге мөдире Г. Евлахина бәйрәмдә катнашкан әти-әниләргә рәхмәт сүзләрен җиткерде һәм традиция буенча әниләрнең иңнәренә ак яулык салынды. Бәйрәм концерт программасы белән дәвам итте.
Бу бәйрәм шуның хәтле тантаналы рәвештә уза, күз яшьләре үзеннән үзе ага. Бу бәйрәмдә сугыш һәм тыл ветераннары да катнаша.
10 ел элек 4 нче мәктәп базасында ачылган кадетлар саны 25 тән инде 250 гә кдәр җиткән. Район башлыгы Анатолий Иванов кадетларны котлады һәм аларның бу тормышта зур уңышларга ирешеп район һәм илебез өчен иң кирәкле граңданнар булачагына ышанычын белдерде.
Илебез өчен бөек бәйрәм булган Җиңү көне уңаеннан Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышы ветераны һәм бик мөлаем, ачык йөзле якташыбыз Вера Алексеевна Некрасова янында кунакта булдылар. Аңа быел 96 яшь тула.
2016 елның 7 май көнне Минзәлә районы Хуҗәмәт авылында Хангараевлар гаиләсен Бөек Ватан сугышында Җиңү көне белән котлау тантанасы үтте. Хангараев Мулланур Асылгәрәй улы һәм Асия Җәмил кызы өчен 2016 ел икеләтә бәйрәм: беренчедән бөтен ил белән Бөек Җиңүнең 71 еллыгын каршыласак, икенчедән, бергә тату гомер кичерүләренә 70 ел тула. Хангараевлар гаиләсенә бәйрәм белән котлап бүләкләр тапшырылды.
2016 елның 7 май көнендә Зур Афанас авылында, Бөек Ватан сугышының 71 еллыгына быгышлынган, сугышта һәлак булган сугышчылар Һәйкәле янында бәйрәм митингы узды. Бәйрәмдә 100 дән артык кунаклар катнашты, шулай ук Афанас авыл җирлеге башлыгы Николай Бурмистров, оешма-предприятиеләр җитәкчеләре һәм Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре.
Балтач муниципаль район башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов, социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Гөлнара Әхмәдиева, Шубан авыл җирлеге вәкиле Ләйсән Шәйхетдинова, җаваплылыгы чикләнгән «Алга» җәмгыяте икътисадчы Фаиль Шигапов юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр. Президент Путиннын котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы, соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.
2016 елның 7 маенда Чистай Никахлашу сараенда никахларны тантаналы теркәү аерым сценарий буенча барды. ЗАГС бүлеге начальнигы Вера Белова-Реутина яңа өйләнешүчеләрне, аларның ата-аналарын һәм кунакларны Бөек Җиңү бәйрәме белән котлады, аларга зур бәхетләр һәм тынычлык теләде.Барысына да Җиңү символы - Георгий лентасы тапшырылды.
Һәр илнең, һәр халыкның озак вакыт дәвамында ел саен үткәрелә торган төп бәйрәме бар. Җиңү көне – безнең җәмгыятьне, барлык буыннарны берләштерә. Бу - безнең патриотик кыйммәтләр системасы нигезләнгән фундамент.