ЯҢАЛЫКЛАР


9
май, 2016 ел
дүшәмбе

         Татарстан Республикасы Әгерҗе районының ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре 2016 елның 9 май көнне Бөек Ватан сугышы тыл хезмәтчәне 1932 елгы Шәйдуллина Сәүдә Мөхәмәтҗан кызы янында кунакта булдылар. Сәүдә апа сугыш елларының ачлыгын, авырлыкларын, бөтен михнәтен күргән.

ГХАТ начальнигы Гусманова Лилия Саим кызы тыл ветеранына ныклы сәламәтлек, бәхетле озын гомер теләде һәм истәлекле бүләк тапшырды. 

Авыр сугыш елларында утлар – сулар кичкән, зур Җиңу яулаган зур батырлыклар күрсәткән олы йөрәкле ветеран абый  - апаларыбыз хөрмәтенә матур җырлар яңгырады. Һәйкәлгә чәчәкләр салынды. Укучылар һәм район халкы сугышта катнашкан бабаларыбыз портретларын тотып, горурланып, район паркына үттеләр. 9:00 башланган митинг район оешмалары парады бәйрәмне җанландырып җибәрде. Районыбыз башлыгы И.Ф.Зарипов, ТР Дәүләт советы депутаты Р.Г.Садыкова, авыл хуҗалыгы министры урынбасары Н.Н.Хазипов, ТР юл-транспорт министры урынбасары А.Н.Усманов район халкын, хөрмәтле ветераннарыбызны зур бәйрәм белән котладылар.

 2016 нчы елның 9 нчы май көнендә Саба районы Шәмәрдән авылында Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышланган митинг үтте. Митингта Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, предприятие, учреждение хезмәткәрләре катнашты.

2016 нче елның 9 нчы май көнендә Саба муниципаль районы үзәгендә Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышланган митинг үтте. Митингта Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, предприятие, учреждение хезмәткәрләре, мәктәп укучылары, район халкы катнашты. Ветераннар һәм район халкы өчен бәйрәм концерты оештырылган иде. Митинг Мәңгелек учакка веноклар һәм чәчәкләр кую белән тәмамланды.

ГХАТ бүлеге җитәкчесе Валентина Увакина, бу көнне Лебедино авыл җирлегендә яшәүчеләрне Бөек Җиңү көне белән котлады. Бу бәйрәм Бөек, барыбызга да якын һәм изге!


8
май, 2016 ел
якшәмбе

3-6 майда 9 баланың  атасын яздыру һәм 24 үлү турында таныклар рәсмиләштерелде.

Ике күп функцияле  үзәктә ЗАГС белгечләре эшлиләр. Казанлылар язылышу, үзара килешеп аерылышу гаризаларын, баланы теркәү, балага атасын яздыру һәм үлүне терки алар. Шулай ук алар ЗАГС белгечләреннән консультация ала алалар.

Бөек Ватан сугышы елларында бик күп авырлыклар аша уза безнең ватандашларыбыз. Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре илебезнең тынычлыгы, иминлеге өчен канкойгыч сугышта катнашкан, гомерләрен Ватан өчен кызганмаган ветераннарыбыз хөрмәтенә кечкенә генә видеоролик әзерләде. Анны Бөек Җиңү көне – 9 май алдыннан теләгән һәр кеше Бөгелмә шәһәре ГХАТ бүлегенең социаль челтәренә кереп карый алды.

Безгә җиңү бүләк иткәннәргә ихластан рәхмәт җиткерәбез!

8 майда Апас районы Сабантуй аланы мәйданында “Җинү көне” кыссаларында бергә тормыш коруларына 50, 55, 60 ел тулган гаиләләр чакырылып тәбрикләнде. Барлыгы 32 гаилә алтын, бриллиант һәм зөбәрҗәт туйларын каршы алды. Аларны бу истәлекле вакыйга белән район башлыгы Р.Н.Заһидуллин тәбрикләде. Бүләккә шәл, түбәтәй һәм котлау хатын тапшырды. Юбилярлар бик канәгать булып, күңелләре тулып, рәхмәтләр әйтеп кайтып киттеләр.

Май аенда Әтнә районының барлык авылларында да сугышта һәлак булганнарга бик күп һәйкәлләр ачылды. Барлык ачылу тантаналарында да ветераннар, мәктәп укучылары, авыл җирлеге, башкарма комитеты хезмәткәрләре чыгыш ясадылар. Ветераннарга истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Апас районында 8 майда менә алтынчы ел инде район башлыгы Рәшид Заһидуллин тәкъдиме белән Җиңү бәйрәме алдыннан гомерләре буе әтилеләргә кызыгып, кимсенеп яшәгән сугыш чоры ятимнәрен, Бөек Ватан сугышы ветераннарын чакырып хөрмәтләү, алар өчен махсус Сабан туе үткәрү матур традициягә керде. Аны хәзер өлкәннәребез ел саен көтеп алалар. Быел да бу бәйрәм зурлап билгеләп үтелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International