9 май көненең икенче яртысында Апаста үзәктән “Үлемсез полк“ үтте. Бу акциягә кушылучылар бихисап иде. Мәктәп укучылары, хезмәт коллективлары кулларына яу кырында каһарманлык кылган бабаларының фотосурәтләрен күтәргәннәр. Кайсы янына гына барма, дәү әтиләре, якыннары турында горурланып сөйлиләр.
9 май Бөек Җиңү көнендә инде берничә ел рәттән Россия күләмендә «Үлемсез полк» акциясе уза.
«Үлемсез полк» акциясе иң беренче булып Томск шәһәрендә 2012 елны гамәлгә куелган иде. Бу акциягә Россиянең башка шәһәрләре дә кушылды, шул исәптән безнең Түбән Кама шәһәре дә.
Бүген Баулыда Октябрь мәйданында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 71 еллыгына багышланган тантаналы бәйрәм Парады узды. Баулы районы хокук саклау структуралары хезмәткәрләре, локаль хәрби конфликтларда катнашучылар, мәктәп укучылары, медицина хезмәткәрләре, шулай ук хәрби һәм махсуслаштырылган техника тантанлы рәвештә мәйданнан узды. Аннан соң Мәңгелек ут төбенә чәчәкләр салынды.
«Җиңү язы» акциясе кысаларында, шулай ук Җиңү көне алдыннан Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре өйләнешүче парларны сугыш еллары афәте, ватандашларыбыз кичергән авырлыклар турында уйланырга чакырды. Ник дигәндә, әгәр дә солдатлар туган илебез тынычлыгын хакына җаннарын-тәнәрен дә аямый көрәшмәсә, әлеге бәхетле минутлар булмаска да мөмкин иде. Тарихыбызның дәһшәтле еллары хәтеребездә, ул батырлыклар белән горурланып яшибез!!!
Традиция буенча, 9 май иртәсендә район башлыгы Равил Кузюров, сугыш һәм хөзмәт ветераннары якташларыбызны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.Бәйрәм көнендә үзәк мәйданда Георгий тасмалары таратылды. Мәйданга җыелган ветераннарны район башлыгы Равил Кузюров, мактаулы кунагы ТР урман хуҗалыгы министры Алмас Назиров котладылар.Парадтан соң район башлыгы ветераннарбелән шәһәр мәдәният сараенда табын артында очрашты. Ветераннар һәм аларның толлары, тыл хезмәтчәннәре белән очрашу барышында Равил Әфраимович рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Бүген Сарман районында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 71 еллыгын билгеләп үттеләр. Көне дә бик матур - кояшлы һәм җылы булды.
“Үлемсез полк” акциясендә теләгән һәркем катнаша ала иде. 9 май көнне әлеге акциягә кушылып Кайбыч халкы Олы Кайбыч урамнары аша узды. Кемнеңдер кулында Бөек Ватан сугышында катнашкан дәү әтисенең, кемнеңдер авылдашының фотосурәте иде. Катнашучыларның күбесе мәктәп укучылары булды. Алар белән бер сафта район җитәкчеләре һәм Кайбыч халкы иде.
9 май көнне Югары Ослан авылында сугыш кырларында һəлак булган якташларыбызга куелган һəйкəл янында Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышлап үткəрелгəн бəйрəм чарасы булып үтте.
Бу бәйрәм тантанасы җәяүле колонна белән башланып китте. Колонна башында район башлыгы Марат Зиатдинов, Татарстан Республикасының информатизация Министры Роман Шәйхетдинов, район прокуроры Василий Егоров барды.
Мамадыш муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ хезмәткәрләре 71 нче Бөек Жиңү бәйрәмендә дә үз өлешләрен кертмичә калмады. 9 май көнне Ватаныбызның азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен Бөек Ватан сугышында һәлак булган каһарманнарны, тылда станок артында, колхозда басу кырларда көн-төн эшләп Жиңүгә үз өлешләрен керткән фидакарь тыл хезмәтчәннәрен олы ихтирам һәм юксыну белән искә алып, аларнын тиндәшсез батырлыклары алдында баш ияләр, “Үлемсез полк” акциясында катнаштылар.
Быел агачлар саны 47 – Мамадыш районында ветераннар саны буенча. Былтыр бу паркта 60 зәңгәр чыршы утыртылган булса, быел 47 миләш бизи. 4 нче мәктәп укучылары агачларны карап, су сибеп торачаклар. Бу матур традиция инде озак еллар дәвам итә.