ЯҢАЛЫКЛАР


30
март, 2017 ел
пәнҗешәмбе

2017 нчы елның 30 мартында Мамадыш районы ГХАТ бүлегендә паспорт тапшыру тантанасы үтте. 14 яше тулган мәктәп укучылары өчен бу көн мәңгегә истә калыр, мөгаен.

Паспортны балалар Россия Федерациясенең Эчке Эшләр Министрлыгың Мамадыш районының паспорт бирү бүлеге җитәкчесе Гөлүсә Мөбаракшина кулыннан алдылар.

Иң кечкенә бала 790, ә иң зуры – 5330 грамм.  Иң яшь анага – 17, иң өлкән анага 43 яшь.

 Минзәлә муниципаль районы ГХАТ бүлегендә чираттагы җыелыш үткәрелде. Бу җыелышка районның барлык авыл җирлеге сәркәтибләре чакырылган иде. Бүлек мөдире А.П.Куприянова яңа кабат  акт язуларының дөреслегенә һәм үлемне үз вакытында теркәү кебек кирәкле сорауларга тукталды.

Бүген, 30 март көнне, Балтач үзәк мәчетенең “Гаилә залы”нда район хатын-кызлар советы “Кызлар кыздыра” дигән темага түгәрәк өстәл сөйләшүе оештырды.

Сөйләшүнең темасы, бер яктан караганда, бик гади, һәркемгә мәгълүм һәм, дөресен әйткәндә, “тапталган” тема. Бу хакта бик күп сөйләшүләрнең һәм төрле югарылыктагы сөйләшүләрнең шаһите булырга туры килде инде.

     Бүген Чүпрәле районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә 2017 елның беренче пар игезәкләре рәсми рәвештә теркәлделәр. Бу игезәк малайлар 27 март көнне район хастәханәсенең балалар тудыру бүлегендә Насретдиновлар гаиләсенең өченче һәм дүртенче балалары булып бер-бер артлы дөньяга аваз салдылар.

2017 елның 30 мартында Буа муниципаль районы ГХАТ бүлегендә ана капиталы дәүләт сертификаты тапшыру тантанасы узды. Ике һәм аннан да күбрәк бала алып кайтучы 3 гаиләгә, ана капиталы сертификаты бирелде. Тантанада пенсия фонды җитәкчесе Рәфыйк Гали улы Җәләлов катнашты. Җирле пенсия Фонды җитәкчесе гаиләләргә бәхетле тормыш, сабыйларга саулык, бәхетле гомер теләде.

Кешенең бөтен тормыш – туудан үлүгә кадәр ГХАТ Идарәсе белән бәйле. Нәкъ менә тормышның иң мөһим вакыйгалары ГХАТ Идарәсендә юридик форма ала.

Әлмәт районы ГХАТ Идарәсе белгечләре көн саен 300 гә якын кеше кабул итә: актлар төзи, документлар белән эшли, шулай ук дәүләт хезмәтен электрон вариантта күрсәтә.

2017 елның 30 мартында Елантау авыл мәдәният Йортында юбилей туйларны хөрмәтләүгә багышланган тантаналы чара узды. Бәйрәмгә быел уртак тормыш итуләренең юбилеен билгеләп үтүче ун гаилә пары чакырылган иде.

30 март көнне Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә, гражданлык хәле актларын теркәү вәкаләтенә ия авыл җирлекләре белгечләре белән киңәшмә узды. Киңәшмәдә 2016 елга кагылышлы нәтиҗәләр, гражданлык хәле актларын теркәү соравында үзгәргән законнар каралды.

30 март көнне  Югары Ослан муниципаль  районы Макыл авыл җирлегендә Хуснутдиновлар гаиләсе Минувалий улы Харис һəм Хафиз кызы Налия 50 ел бергә тигез гомер итүләрен, алтын  туйларын билгеләп үттеләр. 50 ел бергə гомер итүлəре уңаеннан,хɵрмəт итеп юбилярларны ”Районның мактаулы юбилярлары” китабына теркәделәр һәм бу бәхетле парлар  үзләренең имзаларын куйдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International