ЯҢАЛЫКЛАР


2
апрель, 2017 ел
якшәмбе

  2 апрель көнне Лениногорск иципаль районы никахлашу Сараенда икенче тапкыр инде менә "Минем хыялымдагы туй" фестивале уздырылды, ул бер мәйданда Лениногорск һәм күрше шәһәрләрнең туй индустриясе вәкилләрен берләштерде.


1
апрель, 2017 ел
шимбә

Апрель ае Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре өчен 2017 елның 300 нче сабые туу турындагы шатлыклы яңалык белән башланып китте. Бәхетле очрак буенча юбилей сабые безнең хезмәттәшебез Лидия Максиеваның улы булды. Роман белән Лидия гаиләсендә Арсений икенче бала. Олы кызлары Анастасия инде мәктәпкә йөри.

1 апрельдән Алабугада территорияне  җыештыру буенча өмәләр 2 айлыгы башланды. Шимбә – 1 апрельдә Алабуга муниципаль районы ЗАГС бүлеге белгечләре беренче өмәне башлап җибәрделәр.

Арча районы Симетбаш авылында Сафиннар гаиләсендә бәйрәм. Балалары, оныклары газиз кешеләре, Габдрахман Сафинның, 95 яшьлек юбилеена җыелды. Юбилярны котларга Арча районы башлыгы Нуриев И.Г., авыл җирлеге башлыгы Арсланов Т.А. һәм район социаль яклау идарәсе хезмәткәрләре килгән иде.

Яңа өйләнешүчеләр өчен фотозона оештырылган иде.

Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә "Кошларны язын каршылыйбыз" исемендәге акция узды. Акция кысаларында яшь парлар, ГХАТ хезмәткәрләре белән берлектә, җимлекләр элделәр. Әлеге акция 1 апрельдә Халыкара кошлар көнендә тәмамланды.


31
март, 2017 ел
җомга

Яшел Үзән районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре тантаналы рәвештә “алтын” гаилә тормышы юбилярлары Бычковы Евгений Владимир улы һәм Любовь Николай кызын хөрмәтләп үттеләр.

31 март көнне Әгерҗе районы Исәнбай авыл мәдәният йортында “Пар канатлар” исемле кичә булып узды.

Кичәдә 60 ел бергә гомер кичергән Мөршидә- Мөхаматнур Мухьяновлар ,55 еллык  юбилейларын каршы алучы Асия- Назыйф Хакимовлар, Фәридә-Нәҗип Ахунҗановлар ,45 ел бергә гомер итүче Гөлия- Фәхрислам Ямалиевлар, Фәридә- Хәмит Җәмилевлар, Галия- Разим Мусиннар,40 ел бергә яшәүче Рәзилә-Вилин Шәйхетдиновлар, Зөлфия-Сәитҗан Сәйфетдиновлар, Зөбәйдә- Йосыф Сәйфетдиновлар һәм 30,25 еллык юбилейларын билгеләп үтүче парлар катнашты.

 ГХАТ бүлеге никахлаштырып, үзләренең компетенцияләреннән чикләнмичә, гаиләләрне саклап калу ниятеннән төрледән–төрле чаралар үткәрәләр. Мәсәлән, Кама Тамагы муниципаль районы ГХАТ бүлегендә шул нияттән «Туйдан соң 100 көн» диеп аталган тантана үткәрелде. Шулай ук бу тантана ГХАТ бүлегенең 100 еллыгына багышланды.

2017 елның 31 мартында Түбән Кама районы ГХАТ Идарәсенең төп залында, игезәкләрне котлауга багышланган "Син һәм мин – без шундый охшаш!" исемендәге тантана узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International