Яз җитү белән авылларда төзекләндерү бунча шимбә өмәләре оештырыла. Бу изге эштә табигать тә үзенең матур, кояшлы көннәре белән шатландырды. Шимбә өмәләрендә йөзләгән аксубайлылар куак утыртуда, парк һәм балалар мәйданчыкларын төзекләндерүдә үзләренең өлешләрен керттеләр, аксубайлылар белән бергә бюджет эшчеләре дә көч куйды.
Аксубай мәктәптәнтыш эшләү үзәгендә балалар конкурсының “Оныклар җиңүне сүрәтли” нәтиҗәләре билгеләнде. Кагыйдәләр буенча җиңүчеләр ЗАГС бүлегеннән грамотылар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнәчәкләр. Шулай ук кул эшләре Бөек җиңүгә багышланып конкурсы дәвам итә. Иң әйбәт эшләр дәрәҗәләре буенча билгеләнер.
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 72 еллыгы алдыннан Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ идарәсе коллективы чын күңелдән безнең хөрмәтле ветераннарны һәм барлык татарстанлыларны Җиңү Көне белән котлый!
Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсе 900 нче баланы теркәде! Бәхетле әни Лилия Гадиева юбилей акты аларның уллары – Гадиев Адельныкы булуына бик тә гаҗәпләнде.
5 май көнне Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитеты ЗАГС бүлегендә безнең районның кечкенә гражданнарына тантаналы рәвештә ана капиталына сертификат hәм туу турында таныклык тапшырылды.
Пенсия идарәсе начальнигы И.А. Большакова 5 анага дөрес куллану теләге белән сертификатлар тапшырды. ЗАГС бүлеге начальнигы Л.М.Дианова Тәтеш муниципаль районы Башлыгы Р.Х.Сафиулловның ата – аналарга балалары туу белән бәйле котлавын укыды. "Автоградбанк" өстәмә офисы начальныгы И.В.Гавчева ата – аналарга ана капиталы ярдәмендә "Автоградбанк" аша ипотека вариантлары турында мәгълүмат бирде hәм сувенирлар тапшырды.
2017 елның 5 маенда Чистай Никахлашу сараенда никахларны тантаналы теркәү аерым сценарий буенча барды. ЗАГС бүлеге начальнигы Вера Белова-Реутина яңа өйләнешүчеләрне, аларның ата-аналарын һәм кунакларны Бөек Җиңү бәйрәме белән котлады, аларга зур бәхетләр һәм тынычлык теләде.Барысына да Җиңү символы - Георгий лентасы тапшырылды.
Бүген, 2017 елнын 5-нче май көнне, Яр Чаллы Тантаналар сараенда Ярушкин Алексей һәм Мөхәмәтова Эльза гаиләсе законлы рәвештә никахларын теркәде. Эльза – мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында уздырыла торган “Татарстан энҗесе 2016” III Республика бәйгесе финалисты.
4-5 май көннәрендә Теләче муниципаль районының “Батыр” спорткомплексында хатын-кыз муниципаль хезмәткәрләре арасында волейбол ярышлары булып узды.
11 командадан торган әлеге ярышта Теләче командасы 2 урынны яулады.
Җиңү Көне алдыннан Түбән Кама районы ГХАТ Идарәсе хезмәткәрләре сугыш һәм хезмәт ветераннары Заборников Евладий Кириллович һәм аның тормыш иптәше Нина Тимофеевна янына бардылар.
2017 елның 5 маенда "Шәһәрнең балалар хастаханәсенең перинаталь үзәгендә" Түбән Кама районы ГХАТ Идарәсе белгече катнашында, булачак әниләр өчен, чираттагы хокукый дәрес узды.