ЯҢАЛЫКЛАР


5
май, 2017 ел
җомга

Бөек Җиңү көне алдыннан Татарстан республикасы Бөгелмә муниципаль районы ЗАГС бүлегендә “Георгий тасмасы” акциясе узды. ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре өйләнешүче парларга һәм тантана кунакларына бәйрәм символын тапшырдылар. Әлеге акция хәзерге вакытта елдан-ел уздырылучы матур традициягә әверелде.

2017 елның 5 маенда Түбән Кама муниципаль район ГХАТ Идарәсендә Бөек Ватан Сугышында Җиңүгә 72 ел тулуына багышланган һәм  Рәсәй Федерациясенең  ГХАТ органнары 100 ел тулу уңаеннан "Буыннар бәйләнеше" исемендәге арт-проектка йомгак ясалды.


4
май, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Юбилярларны тәбрикләү музыкаль номерлар белән үрелеп барды.

Бәхетле ир белән хатын бергә гомер итүләренең 60 еллыгын билгеләп үттеләр.

 Балаларны бу мөһим вакыйга уңаеннан отставкадагы  авиация майоры Мөнир Хәйретдинов котлады.

     4 нче май көнне  район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары  Константин Макаров белән Яңабирде авыл җирлеге башлыгы Евгений Никифоров Яңабирде авылында яшәүче хезмәт ветераны Елизавета Григорьеваны гомер бәйрәме- туган көне  белән котларга килделәр һәм аңа сәламәтлек, озын гомер теләделәр.

     Елизавета Иосиф  кызы гомере буе колхозда эшли. Дүрт бала тәрбияләп үстерә. Аның туган көнендә бәйрәм табыны артына  балалары, оныклары, оныкчыклары җыелды.  

Менделеев шәһәренең балалар һәм яшүсмерләр өчен "Кама таңнары" приюты карамагындагы балалар өчен 4 майда ГХАТ бүлегенә экскурсия оештырылды.  Экскурсия вакытында балаларга архив материаллары күрсәтелде,  хокукый мәгълүмат, тормыштан китерелгән мисалллар белән баетылып барды. Балалар нинди төр гражданлык хәле актлары, архив формалашуын, никах төзү шартлары белән таныштылар. Әңгәмә вакытында никахлашучы  затларның яшьләренә аерым игътибар бирелде. Очрашу ахырында балаларга тантаналар залы күрсәтелде.

3 майда Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә "Гаилә нигезләре" курсы кысаларында Әлмәт медицина көллияте 1 курс студентлары психолог Элмира Йосыпова белән очрашты.

Түбән Камада 1000-нче сабый тууы теркәлгән


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International