Билгеле булганча, инде берничә ел дәвамында илдә Бөек Җиңү көне уңаенннан “Үлемсез полк” россиякүләм акциясе уздырыла. Әлеге чарага Балык Бистэсе халкыда бик теләп кушылды.
«Үлемсез полк» акциясе – 9 май бәйрәменең тагын бер күркәм традицияләренең берсе. Бу конне Балык Бистэсе районында күләмле "Үлемсез полк" акциясе үтте. Мэктэп балалары, батырларнын туганнары фотолар кутэреп парадка чыкты. Без батырларны искэ алырга, бер вакытта да онытмаска тиеш.
2017 нче елның 9 май көнендә Әгерҗе районы ГХАТ бүлеге начальнигы Гусманова Лилия Сәим кызы январь аенда 85 яшен тутырган, сугыш һәм тыл ветераны Шайдуллина Сәүдә Мөхәмәтҗан кызында булды. Ул офицер иренең истәлекләрен - сугышчан бүләкләрен, орден- медальләрен күз карасы кебек саклый. Бәйрәм көнендә ветеранны балалары, оныклары котлады, Лилия Сәим кызы торт һәм чәчәк бәйләме белән тәбрикләде.
Җиңү көнендә Россия күләмендә Үлемсез полк акциясе узды. Үзләренең сугышта катнашкан әтиләре, бабайлары, туганнары, танышларының фотографияләрен полкта йөртер өчен йөзләгән мең кеше колоннага тезелеп урам буенча китте. Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре дә әлеге акциядә катнашты һәм Бөгелмә урамнары буенча уздырылган Үлемсез полкта йөрде.
Канәфер чәчәге Бөек Җиңү көненең бер символы булып тора. Ул батырлык, кыюлык һәм авырлыкларны җиңеп чыгуны гәүдәләндерә. Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре Җиңү көнендә ветераннарга чиксез ихтирам билгесе итеп канәфер чәчәкләре тапшырды.
Май аенда Әтнә районының барлык авылларында да сугышта һәлак булганнарга бик күп һәйкәлләр ачылды. Барлык ачылу тантаналарында да ветераннар, мәктәп укучылары, авыл җирлеге, башкарма комитеты хезмәткәрләре чыгыш ясадылар. Ветераннарга истәлекле бүләкләр тапшырылды.
2017 елның 9 маенда бөтен Рәсәй буенча, "Үлемсез полк” халыкара иҗтимагый акция узды.
«Мәңгелек полк» акциясе Алабугада 2014 елдан бирле үткәрелә. Беренче елны анда 500 кеше катнашса, быел бу акциядә 4 меңнән артык кеше, шул исәптән, ЗАГС хезмәткәрләре дә катнашты.
9 май җиңү бәйрәме, буыннар очрашуы көне. Без барыбыз да үзебезне җиңүгә катнашыбыз бар кебек тоябыз, ветераннарыбыз белән горурланабыз.
Гадәттәгечә, Алабуга районы ЗАГС булеге белгечләре бу көнне, бар халык белән бергә мәйданда каршылады.
8 май көнне Ютазы районы Урыссу бистәсендә бик күп җимеш куаклары утыртылды. Бу акция Җиңү бәйрәменә багышлап уздырылды. Чарада район ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре дә читтә калмадылар, алар яу кырында ятып калган бабаларына багышлап агачлар утырттылар.
Бөек Җиңү көнендә Питрәч районында яшәүче Марина Михайловна Никитина үзенен 90 яшлек юбилеен каршылады. Аны котларга район башлыгы Эдуард Дияров килде. Юбилярнын өйенә 4 баласы, оныклары һәм оныкчыклары да җыелды.