Татарстан нефтенең 60 еллыгы исемендәге мәдәният һәм ял паркында Халыкара Гаилә Көне узды. Бәйрәм "Мәхәббәт белән җылытылган гаилә" девизы астында тантаналы рәвештә үтте. Традиция буенча, паркның үзәк сәхнәсеннән Әлмәт шәһәре гаиләләренә изге сүзләр һәм якты теләкләр яңгырады.
Әлмәт районында 40 209 балигъ булмаган балалар тәрбияләүче 24 345 гаилә яши. Ундүрт әни Татарстан Республикасының "Ана даны - Материнская слава" медале белән бүләкләнде. 2016 ел безнең шәһәр күрсәткечләргә аеруча бай булды: Әлмәт җирендә 3162 сабый дөньяга килде. Алар арасында 26 пар игезәк балалар һәм беренче тапкыр 1 тройня туды. Ел саен 1500 пар яшь гаилә барлыкка килә.
2017 елның 17 маенда Гаилә көне уңаеннан Кукмара районы Зур Кукмара авылында зур чара булып узды. 50 ел гаилә корып яшәгән алтын туйларын билгеләп үтүче гаиләләр чакырылды. Бәйрәмгә 32 гаилә чакырылган иде. Күп гаиләләр авыру һәм гаилә хәле буенча катнаша алмадылар. 12 гаилә генә катнаша алды. Иң үрнәк гаилә исемен йөртүче Нигмәтуллин Рәкыйп абый һәм Ләбибә апалар гаиләсенә котлау сүзләрен Район Башкарма комитеты җитәкчесе Гарифуллин Азат Харис улы җиткерде.
17 май көнне Менделеев муниципаль районы Ижевка мәдәният йортында Галкина Е.В. җитәкчелегендә “Гаилә һәм ватан –минем тормышымда”дигән дәрес үткәрелде.Сөйләшү вакытында балалар үзләренең нәселләре,әти-әниләре белән горурланырга тиеш дигән фикергә килделәр.Шулай ук,”Егерме елдан соң”,”Менә бу онык”,”Зур гаилә” фильмнарыннан өзекләр күрсәтелде.Гаилә турында шигырьләр һәм җырлар җырланылды.
15 нче май көнне, Бөтендөнья гаилә көнен билгеләп үткәндә , Татарстан Республикасы Менделеевск районы башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә “ Нефть химиясе һәм нефть эшкәртү технимуы” филиалында укучылар өчен гаилә һәм гаилә ядькарьләре дәресе үткәрелде. Дәрес тарихи-мәгълүмат бирү блогы, юридик блок, гамәли блок дип исемләнгән өч өлешкә бүленгән иде.
17 нче май көнне тыл хезмәтчәне Татьяна Ефимова үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесенең шәһәр хуҗалыгы буенча урынбасары Александр Белоногов һәм районның Ветераннар советы рәисе Любовь Сорокина аны район җитәкчелеге исеменнән зур бәйрәме белән котладылар. Президент Владимир Путинның котлау открыткасы , район җитәкчелегенең бүләкләре Татьяна Ефимова өчен зур сөенеч булды.
Гаилә көне уңаеннан Кайбыч муниципаль районында алтын, зөбәрҗәт, бриллиант , тимер туйларын билгеләп үтүче гаилә парларын тантаналы төстә тәбрик иттеләр.
Район башлыгы Альберт Ильгизәр улы Рәхмәтуллин юбилярларны котлап, илебезнең нигезе булган гаилә традицияләрен саклаганнары, яшь буынга мәхәббәт, тугрылык, ихласлылык кебек кыйммәтләрнең бөеклеген күрсәткәннәре өчен гаиләләргә тирән хөрмәтен белдердереп, рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. Әлеге парларның тормыш юллары белән танышу, экран аша фотографияләрдән төзелгән презентация рәвешендә барды. Өлкәннәр үзләре дә чын күңелдән җырлады, биеде ,бер-берсе белән аралашты.
15 май Халыкара гаилә көне билгеләп үтелә. Гаилә – ул җылылык, мәхәббәт, ышаныч учагы, ул безгә әйләнә-тирә белән танышырга ярдәм итә. Аның төп бурычы – балалар үстерү, аларга лаеклы белем бирү, тормышта үз юлларын табарга өйрәтү.
Шушы бәйрәм алдыннан “Нократ” редакциясе ГХАТ бүлеге белән берлектә “Минем гаиләм” дип аталган фотконкурс ачып җибәрде. Монда катнашырга 20 гаилә теләк белдерде.
15 нче май халыкара Гаилә көнендә Сарман авылы “Шәфкатъ” халыкка социаль хезмәт курсәтү узәгендә авыр хәлдә калучы һәм аз керемле гаиләләрнең, шунда эшләүче хезмәткәрләрнең балаларына “Егет сүзе бер була” дигән кинофильм күрсәтелде. Матур бәйрәм белән балаларны ГХАТ бүлеге белгече дә котлады, алар белән “Нәрсә ул гаилә” дигән темага әңгәмә үткәрде һәм баллы күчтәнәчләрен тапшырды. Соңыннан үзәк буенча экскурсия үткәрелде кызыклы уеннар уйналды.
Халыкара гаилә көне уңаеннан, Алексеевск ЗАГС булегендә Гайсиннар, Харитоновлар, Фоминнар, Майоровлар һәм Широбоковлар гаиләләре катнашты. Алар барысы бергә бәхетле гаилә булдыру рецепты тәзеделәр. Балалар нык гаилә рәсемнәре ясаган арада, әти-әниләре узара танышу һәм гаилә гореф-гадәтләре белән таныштырдылар. Әңгәмә барышында шул ачыкланды, матур гаилә нигезе ул- ата-аналарны хәрмәт иту, бер-беренне ярату, саннау, тынлап яшәу тора икән. Аннан соң ата-аналар балалары белән бергә "Бәхетле гаилә" өе төзеделәр.
Дәрес Халыкара гаилә көненә багышланды.