ЯҢАЛЫКЛАР


16
май, 2017 ел
сишәмбе

2017 елның 16 маенда Мөслим ГХАТ бүлегендә 55нче бала теркәлде! Илнур һәм Инзилә Хәсәновлар гаиләсендә көтеп алган беренче уллары туды. Бәхетле әти-әни бәләкәчкә Рәмис дип матур исем куштылар.

ГХАТ бүлеге җитәкчесе Д.М. Шакирова бәхетле әти-әнигә сабыйларының беренче документы – туу турында таныклыгын тапшырды һәм Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановның котлауларын җиткерде.

ГХАТ бүлеге бәхетле әти-әнинегә сабыйларының сау-сәламәт, тәүфикълы, акыллы малай булып үсүен, әти-әнисенең һәм илебезнең горурлыгы булуын теләп калды.

Гаилә көне уңаеннан Тукай районы Круглое Поле поселогында иҗади гаиләләрнең  “Салават купере” фестивале узды. Бәйрәмдә 15 гаилә катнашты. Куп еллар бергә тату, матур гаиләдә яшәүче 20 парны котлап киттеләр. Курглое Поле поселогында яшәүче, 60 ел бергә гомер иткән Муллагалиевлар гаиләсе иң хөрмәтле кунак булдылар.

         2017 елның май аенда 16 числосында Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә 5 нче мәктәпнең 10 нчы сыйныф укучылары белән гаилә тормышын алып бару дәресе үткәрелде.

        Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге җитәкчесе В.Н. Белова-Реутина укучыларга язылышу бинасы, гражданлык хәле актларын теркәү тарихы, демографик күрсәткечләр, шулай ук бүлекнең вазифалары турында сөйләде.  Укучылар бик теләп ЗАГСның архив бүлеген, тантана залын карадылар, гаилә тормышының асылын, гаилә төзү, әти-әни булу, туу һәм үлү, аерылышу төшенчәләре турында сөйләштеләр.

16 нчы май көнне Менделеев муниципаль районы Ижевка  мәдәният йортында “Гаилә талантлары белән горурлана”район фестивале узды.Җитәкчесе Затирко А.М.булды.Фестивальдә 7 гаилә катнашты.

  Татарстан Республикасы Менделеевск районы башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә 2017 нче елның 16 нчы маенда яңа туган балага сирәк очрый торган Далер исеме кушылу турында туу таныклыгы тапшырылды.  Таҗик теленнән тәрҗемә иткәндә ул “кыю” дигәнне аңлата. Смирнов Тимур Юрий улы белән Ольга Игорь кызы гаиләсендә ул беренче бала һәм алар сабыйның шушы исемгә лаек булып үсәсенә ышанып калалар.

2017 елның 16 маенда Буа шәһәренең 5-нче гимназиясендә гаилә көненә багышланган класс сәгате үткәрелде. Аның темасы “Гаилә нәрсәдән башлана” диеп аталды. Класс сәгатендә Буа районы ГХАТ бүлеге начальнигы Эльвира Радик кызы Шагалиева катнашты, ул туу,  язылышу һәм башка актлар белән таныштырды, барлык укучыларны гаилә көне белән тәбрикләде һәм ГХАТ бүлегенә кунакка чакырды.

Үз йортында бәхетле булган кеше генә бәхетле. Кеше яшәешенең асылын шушы гап-гади сүзләр ача да сала. Гаилә бәйрәме дә бәхетле булуның һәм үзара аңлашып яшәүнең кыйммәтен тагын бер мәртәбә искәртү өчен билгеләп үтелә.

Халыкара Гаилә көне уңаеннан Елена Никитина җитәкчелегендә Зур Аксу урта мәктәбенең 10 сыйныф укучылары Чүпрәле районы ЗАГС бүлегенә очрашуга килделәр. Зур Аксу урта мәктәбендә  2016-2017 уку елында “Семьяведение” түгәрәге эшли башлый, дәрес буларак ул атнасына бер тапкыр үтә икән. Түгәрәкне Елена Никитина җитәкли.

16 нчы майда Менделеевск шәһәрендә яшәүче тыл хезмәтчәне Тәскирә Гарипова үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Кунакларга ул үзенең һәм гаиләсенең сугыш вакытында күргән авырлыклары турында сөйләде.

Балтач районы башкарма комитетының. ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре 15 май- Халыкара гаилә көне уңаеннан  Нормабаш авылында яшәүче, 55 ел иңне-иңгә терәп бер сукмактан атлаган Венера Фәйзулла кызы һәм Ахунҗан Мөхәммәтҗан улы Мәрдановлар гаиләсендә зөбәрҗәт туйлары белән котлады.Мәрдановлар гаиләсе- Нормабаш авылының иң үрнәк гаиләләрнең берсе. Ирле хатынлы Мардановлар икесе дә урман итәгендә утырган Нормабаш авылында туып үскәннәр, күп балалалы гаиләләрдә тамыр ныгытып , 7 сыйныфны тәмамлаганнан соң гаилә керемен тулыландыру максатыннан авыл хуҗалыгы тармагында эшли башлаганнар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International