ЯҢАЛЫКЛАР


14
май, 2017 ел
якшәмбе

Ел саен 15 майда Халыкара гаилә көне бәйрәм ителә. Әлеге бәйрәм 1993 елда  ООН Генераль Ассамблеясы резолюциясе тарафыннан игълан ителде. Бу көн илнең уңышлы һәм прогрессив үсешле булуында  гаиләнең иминлеге әһәмиятле роль уйнавын тагы бер кат исбат итеп тора. Бу бәйрәм тагын бер җәмәгатьчелеккә, күп санлы гаилә проблемаларына игътибарны арттыра.

2017 елның 12 май көнендә, Гаилә көне алдыннан Лениногорск шәһәре Язылышу сараенда бүлек белгечләре белән шәһәребезнең 2 нче урта белем бирү мәктәбенең 8 нче сыйныф укучылары очрашуы узды. Очрашу барышында иң беренче урында гаилә темасы, анда очрый торган проблемалар, тулы булмаган гаиләләр, аерылышуның төп сәбәпләре турында сөйләшенде.  ГХАТ бүлеге җитәкчесе Елена Миннигалямова килгән кунакларга, гаиләнең ни дәрәҗәдә кадерле һәм мөһим икәнлеге турында сөйләде. Очрашу әңгәмә рәвешендә узды.

     2017 елның 14 май көнне Яр Чаллы шәһренең Тантаналар сараенда территориясендә Халыклар гаилә көненә багышланган зур акция узды. Һәрбер теләгән гаилә, үз гаилә агачын утырта алды. Бу акцияда йоздән артык кеше катнашты.


13
май, 2017 ел
шимбә

2017 елның 13 май көнендә Арча районы Яңа Кенәр авыл җирлегендә Гаилә көне уңаеннан “Гаилә хакын зурлый белгән парлар, үрнәк булып торсын яшьләргә” исеме астында әдәби кунакханә узды. Чарада Яңа Кенәр урта мәктәбенең 10 нчы  класс укучылары, Яңа Кенәр авыл җирлегенең сәркатибе, ЗАГС эшен алып баручы И. Р.Әхмәтҗанов һәм Яңа Кенәр урта мәктәбе укытучысы Р.Д.Сәгдиев катнашты. Авылның ихтирамга  лаек, хезмәт сөючән, тормыштан ямь, тәм табып яши белгән  Даяр һәм Равилә Хөсәеновлар һәм Илдар һәм Әлфия Фәйзрахмановлар гаиләләре кунакка чакырылды.

«Межнациональная гаилә” темасына проектын эшләү кысаларында Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 11 нче номерлы урта белем бирү мәктәбенең укучыларының ГХАТ бүлеге белгечләре белән очрашу узды.

      2017 елның 13 май көнне Яр Чаллы шәһренең Тантаналар сараенда территориясендә Халыклар гаилә көненә багышланган зур мероприятие узды. Яшь парлар киләчәккә зур өметләр, ак хыллар багълап, үз гаилә агачын утырта алдылар.

“Алинә” спорткомплексында 13 майда гаилә бәйрәме уздырылды. Мәдәният хезмәткәрләре, башкарма комитетының спорт һәм яшьләр эшләре буенча бүлеге һәм ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре бу матур бәйрәмне оештырдылар. Бәйрәмгә “Каенкай” приютынан балалар чакырылды. Чарада яшьүсмерләр үзләрнен спорта һәм мәдәнияттә талантларын күрсәттеләр. Бәйрәмдә җир-мыңга гашык гаиләләр дә катнашты. Бәйрәм барысынада ошады. Хәр бер катнашкан кеше бүләкләнде.    


12
май, 2017 ел
җомга

12 май Халыкара гаилә көнен бәйрәм итү кысаларында " Менделеев муниципаль районы социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе "Өмет Яры" МТЗ һәм СЗ ТР» социаль-тернәкләндерү бүлеге реабилитантлары өчен «аерылгысызлар» сакчы курчак ясау буенча мастер-класс үткәрде. Чараның максаты өлкәннәрне һәм инвалидларны мәдәни һәм рухи баетуга, үсешкә җәлеп итү, халык иҗатына кызыксыну уяту.

Питрәч районында  Яңа өйләнүчеләр паркында акция “Голубь мира” уздырылды. Анда килүчеләр мастер-классларда катнаша алдыдар, концерт карадылар.  Барлык теләүчеләр ветераннарга открытка ясап, анда үз теләкләрен калдырдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International