24 августта Татарстан Республикасы Көне алдыннан Кремльдә Татарстан Республикасы Президенты иң яхшы гаиләләрне хөрмәтләүгә багышланган тантаналы кабул итү мәҗлесе узды. Баулы районы данын Наҗмиевлар гаиләсе яклады. Яшь, иҗади Наҗмиевлар гаиләсе өч бала тәрбияли.
Бар халык Республика көнен, Белем көнен, шәһәр көнен, нефтьчеләр көнен көткәндә Баулы муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 14 яше тулган 11 яшүсмергә тантаналы рәвештә паспортлар тапшыру чарасы узды. Баулы районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Хөснуллина Илмира Илдус кызы һәр баланы җылы котлап паспортлар тапшырды.
Инде менә 10 нчы пар игезәк балалар тууы Лениногорск шәһәре ГХАТ бүлегендә рәсми рәвештә теркәлде. Икеләтә шатлык, икеләтә бәхет! Алинә белән Аделина - Сәфиуллин Атлас белән Алла гаиләсендә беренче балалар.
Тәтеш шәһәрендә Сергей һәм Лидия Артемьевлар гаиләсендә беренче уллары Владимир туды. Бу бәләкәч Тәтеш районының 100-нче баласы булып туды.
2017 елда туучы 100 баланың 21-е – беренче бала, 45-е – икенче бала, 19-ы-өченче бала, 15-е- дүртенче һәм күбрәк балалар.
Чара "Манеж" күргәзмә комплексында узды.
24нче августта Мамадыш шәһәрендә педагогик хезмәткәрләре катнашында август конференциясе булып узды. Анда Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашты. Конференциядә Мамадыш муниципаль районының мәгариф системасы эшчәнлегенең гамәлгә ашыруда приоритетлы юнәлешләре каралды.
Чара концерт номерлары белән үткәрелде.
Менделеевск шәһәрендә , күп катлы йортта яшәүчеләр катнашында һәм шушында яшәүче иң яхшы гаиләләрне билгеләп, ишегалды бәйрәмнәрен үткәрү гадәткә керде. Чоловский урамындагы 3 нче номерлы йортка быел 25 яшь тулды.
Башкалабыз Казан шәһәреннән билгеле 6 гаилә чакырылды.