ЯҢАЛЫКЛАР


21
май, 2018 ел
дүшәмбе

2018 елның 21 маенда Түбән Кама районы ГХАТ Идарәсенең төп залында җәйге каникуллар алдыннан,  Муса Җәлил исемендәге № 1  гимназия һәм Бакый Урманче исемендәге 2 нче гимназия укучылары өчен, соңгы «Гаилә тәрбиясе әлифбасы» дәресе узды.


20
май, 2018 ел
якшәмбе

 Көек авылында яшәүче тыл хезмәтчәне, Бөек Ватан сугышы ветераны тол хатыны Наилә Муллина үзенең туксан биш яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Юбилярны котларга район башлыгы Камил Нугаев, район ветераннар оешмасы рәисе Татьяна Бурумова, социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре, авыл җирлеге башлыгы Рамил Мингалиев һәм якыннары, туганнары килде.

Израиль кешесен тормыш иптәше итеп сайлаган Мамадыш кызы мемуарлары:

“Алексей Польский белән без 2017нче елның июлендә Сочида таныштык. Әлеге шәһәргә мин эш сәфәре белән килгән идем, ә Алексның ялы иде. Без, ул әнисенә бүләк сайлаганда, кибеттә күрештек. Ул миңа бик тыйнак,тәрбияле ир-ат булып тоелды. Телефоннар белән алышырга булдык. Ике атнадан мин кабат туган якларыма әйләнеп кайттым. Әмма без элемтәне өзмәдек.

     2018 нче елның  20  нче маенда  Красноперовлар гаиләсе алтын туйларын  билгеләп  үттеләр. Емельян  Семенович һәм  Валентина  Николаевналар  күп  еллар  дәвамында  “Маяк”  колхозында  хезмәт  куйганнар. Тырыш  хезмәтләре өчен  икесе дә  күп  санлы  мактау  грамоталары  һәм  рәхмәт  хатларына   лаек  булганнар.

Монарга сәбәпче – Халыкара Гаилә көне. Бу бәйрәмгә өч буынвәкилләре: ата-аналар белә балалар, дәү әти һәм дәү әниләр чакрылды. Бүләкләр һәм чачәчәк  бәләмнәре белән гаиләгә ана капиталы сертификатлары да тапшырылды.


19
май, 2018 ел
шимбә

15 май – Халыкара гаилә көне уңаеннан Иске Минзәләбаш авыл мәдәниять йортында "Без – дус, ныклы гаилә" дип исемләнгән куп балалы гаиләләргә багышланган кичә үтте. Район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Индира Сәхипова җыелган гаиләләрне котлады, истәлек бүләкләр тапшырды.

Мамадыш районында бергә тату һәм имин 50, 55 һәм 60 ел яшәгән парларны Гаилә көне уңаеннан хөрмәтләү күркәм традициягә әверелде. Быел ул сигезенче тапкыр уздырылды. Алтын, зөбәрҗәт, бриллиант туйлар – еллар сынавына бирешмәгән олы мәхаббәтнең чагылышы ул. Озак еллар бергә яшәү өчен кешеләргә күпме сабырлык, түземлек, өмет-ышаныч кирәк. Бер-береңнең кадерен белеп, сөеп-сөелеп яшәгәндә, тормыш матур, гаиләләр тигез, озын гомерле  була.

Кама Тамагы муниципаль район башлыгы Павел Лоханов, муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Елена Сороковнина һәм Кама Тамагы поселок башлыгы урынбасары Владимир Сороковнин Вязников Николай Федоровичны  90 яшьлек юбилее белән котладылар. Юбилярга истәлекле бүләк һәм Россия Президенты В.В.Путиннын котлау открыткасын тапшырдылар. Николай Федорович Вязников 1928 елның 19 маенда Заовражные Каратаи  авылында туа. Семьяда бердәнбер бала була.

2018 елның 19 маенда Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә булачак гаиләләр өчен,  «Булачак гаилә мәктәбе «Юнона» программасы кысаларында чираттагы дәрес узды.

2018 елның 19 маенда булачак яшь гаиләләр белән чираттагы очрашу узды


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International