2018 нче елның 20 нче маенда Красноперовлар гаиләсе алтын туйларын билгеләп үттеләр. Емельян Семенович һәм Валентина Николаевналар күп еллар дәвамында “Маяк” колхозында хезмәт куйганнар. Тырыш хезмәтләре өчен икесе дә күп санлы мактау грамоталары һәм рәхмәт хатларына лаек булганнар.
Красноперовлар гаиләсендә 5 бала, 7 онык тәрбияләнә. Гаилә бәйрәме көнне Емельян Семенович һәм Валентина Николаевнаны балалары, оныклары, дуслары һәм якын туганнары котлады. Алар үзләренең рәхмәт сүзләрен һәм ихлас теләкләрен җиткерделәр.
Бәйрәмдә шулай ук Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы Азево авыл җирлеге башлыгы Семенов Владимир Семенович та катнашты. Ул Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы Башлыгы Валерий Владимирович Макаров исеменнән Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.