2018 елның 21 маенда Түбән Кама районы ГХАТ Идарәсенең төп залында җәйге каникуллар алдыннан, Муса Җәлил исемендәге № 1 гимназия һәм Бакый Урманче исемендәге 2 нче гимназия укучылары өчен, соңгы «Гаилә тәрбиясе әлифбасы» дәресе узды.
ГХАТ Идарәсе җитәкчесе урынбасары Закирова Гөлназ Илдусовна укучыларга ГХАТ органнары эшчәнлеге турында сөйләде, дәрес барышында никахны законлы рәвештә теркәү мөһимлеген ассызыклады.
Дәреснең темасы укучыларда зур кызыксыну уятты, алар актив рәвештә сораулар бирделәр һәм дискуссиягә кушылдылар.