Мамадыш районында бергә тату һәм имин 50, 55 һәм 60 ел яшәгән парларны Гаилә көне уңаеннан хөрмәтләү күркәм традициягә әверелде. Быел ул сигезенче тапкыр уздырылды. Алтын, зөбәрҗәт, бриллиант туйлар – еллар сынавына бирешмәгән олы мәхаббәтнең чагылышы ул. Озак еллар бергә яшәү өчен кешеләргә күпме сабырлык, түземлек, өмет-ышаныч кирәк. Бер-береңнең кадерен белеп, сөеп-сөелеп яшәгәндә, тормыш матур, гаиләләр тигез, озын гомерле була.
Гомер көзенә пар канатың белән керү, балалар, оныклар рәхәтен парлап тату–олы бәхет. 50, 55 һәм 60 ел бергә гомер итү бәхете кемгә генә тия икән? Бу бит бер кеше гомере. Шуны матур итеп, сынатмыйча яши белү дә–үзе бер мәртәбә! Еллар узган саен, яшәгән саен, без аларга карап сокланабыз. Алар Ходай насыйп иткән гомерләрен мәгънәле һәм матур итеп яши белә. Аларга балалары гына түгел, тирә-юньдәгеләр дә сокланып карый. Кайда гына яшәсәләр дә, аларны хөрмәт итмәгән кеше юк.
Узган атнада уздырылган чарада район авылларында һәм Мамадышта яшәүче 26 пар катнашты. Аны ачып, район башлыгы Анатолий Иванов: “Сез бер-берегезне табышып, бергә яши башлаган көннән алып күпме гомер үтелгән. Авыр мизгелләрдә дә сез бер-берегезгә терәк, кирәк булып, кайгысын да, шатлыгын да уртаклашып, җан җылысын тоеп гомер кичерәсез. Еллар авыр дип тормагансыз, нәсел агачын дәвам итеп, акыллы, тәүфыйклы, мәрхәмәтле, балалар үстергәнсез. Тырыш хезмәтегез төбәгебезгә керткән өлешегез өчен барыгызга да чиксез рәхмәтлебез,“ – диде. Район ЗАГС бүлеге мөдире Айгөл Әхмәтшина да чыгышында парларга иң җылы сүзләрен ирештерде.
Әйе, район мәдәният йорты сәхнәсенә чакырылган һәр пар хөрмәт вә гыйззәткә лаеклар. Бәйрәм кичәсе Хәния һәм Илшат Бинковлар күңелендә дә озак сакланыр. Чара башлангач та биш малайга гомер бүләк иткән әлеге гаиләгә бүләк тапшырылды. Төпчекләре әле күптән түгел – 23нче мартта дөньяга аваз салган.
Сәхнәгә күтәрелгән өлкән яшьтәге абый-апаларга ничек инде сокланмыйсың. Алар гаилә коргач та байлык артыннан кумаганнар: булганына шөкер кылып гомер иткәннәр. Иртәдән кичкә кадәр хезмәт куйганнар. Абый-апаларны төрле тормыш сынаулары бер-берләренә тагын да якынайтканнар. Күпме балага гомер бүләк иткәннәр алар. Юбилейларын билгеләп үтүче абый-апалардан: “Бергә озак яшәүнең сере нидә?“ – дип сорагач, алардан төрле җаваплар ишетергә туры килде. Дүсмәт авыл җирлегеннән килгән Фәүзия һәм Минхуҗа Фазлыевлар бәхетле булуларының серен : “Эшкә дәрт булганда күңел дә күтәренке була. Хезмәтеңнән тәм табып, тормыштан ямь табып яшәү – сәламәтлек нигезе. Бәхет өчен иң мөһиме дә шушы түгел мени?” – дип аңлаталар. Моннан ярты гасыр элек кавышкан Галина һәм Геннадий Березиннар: “Безгә гаилә тормышы буенча үрнәк алырлык кешеләребез бар. Әти-әниләребез – Березиннар 67 ел гомер кичерделәр, ә Благовлар 59 ел бергә. Алардан калышмаска уйлыйбыз. Гадел, лаеклы яшәү – безнең девизыбыз. Бездән балаларыбыз һәм дүрт оныгыбыз үрнәк алсыннар,“ – диләр. Якташыбыз, Татарстанның халык артисты Миңгол Галиев моннан 50 ел элек Дүсмәт кызы Федосия белән тормыш корып җибәрәләр. Бәхеттә, шатлыкта яшәп, ярты гасыр гомер узганы сизелмичә дә калган. Кичәнең олы кунагы чарада катнашучыларга үзенең җырын бүләк итте.
Сәхнәгә чакырылган һәр пар турында озак сөйләргә булыр иде. Кичәне оештыручылар кайбер гаиләләргә видеофильмнар да әзерләгәннәр. Әле күптән түгел генә гаилә корган Светлана һәм Алексей Корноуховлар да бәйрәмгә матур бизәк булдылар. Чара барышында әлеге пар өлкәннәргә карап, сокланмыйча калмагандыр. Корноуховларга да бергә яшәүләренең 50, 55, 60... еллык юбилейларын район мәдәният йортында уздырырга насыйп булсын.
Бәйрәм уздырылган көнне алтын, зөбәрҗәт һәм бриллиант туйларын билгеләп үтүчеләр өчен ак лимузин да хезмәт күрсәтте. Яшь чагында никахларын теркәүгә җәяү барган абый-апаларга бу көнне шәһәр үзәге– Җиңү паркы– шәһәр үзәге маршруты буенча утырып йөрү бәхете эләкте.