Израиль кешесен тормыш иптәше итеп сайлаган Мамадыш кызы мемуарлары:
“Алексей Польский белән без 2017нче елның июлендә Сочида таныштык. Әлеге шәһәргә мин эш сәфәре белән килгән идем, ә Алексның ялы иде. Без, ул әнисенә бүләк сайлаганда, кибеттә күрештек. Ул миңа бик тыйнак,тәрбияле ир-ат булып тоелды. Телефоннар белән алышырга булдык. Ике атнадан мин кабат туган якларыма әйләнеп кайттым. Әмма без элемтәне өзмәдек.
2017нче елның сентябрь аенда мин үзем Израильгә барып чыктым. Алексей мине әти-әнисе, якыннары белән таныштырыды. Якын дусты Ави белән Асеның туенда хөрмәтле кунак булдым. Бергә үткән онытылмаслык 12 көн тәмамланганнан соң безне 4 айга аерылышу көтте. Зур сынау иде бу безнең өчен.
Анысы да үтте. Гыйнвар аенда язмыш мине кабат Израиль якларына китереп чыгарды. Алексның төп йортында бу уңайдан тантаналы кичке аш әзерләделәр. Әлеге визит кысаларында сөйгәнем миңа Рош-Ханикра, Хамат гадер, Раман ган ише истәлекле урыннарны күрсәтергә, Израильгә карата күңелемдә җылы хисләр уятырга тырышты. Ә 14нче февраль көнне диңгез буенда ул миңа кияүгә чыгарга тәкъдим ясады һәм мин аңа бер икеләнүсез “әйе” дип җавап кайтардым.
Икенче көнне мин кабат Татарстанга очтым. 21нче апрельдә Алексей үзе безгә кунакка , минем кулны сорарга кайтты. Минем якыннар белән бик тиз уртак тел тапты. Ә 27нче апрельдә Кипрда без язылыштык. Ике көннән үз илләребезгә кире кайтып без документларыбызны рәсмиләштерү эшен башладык.
Диләрә Яруллина
P.S. Диләрә Яруллина белән Алексей Польский Арадиппу муниципалитетының Ларнака районында (Кипр) өйләнешәләр. Язылыштыру чарасын Ставрас Хаджихараламбус алып бара. Диләрә, Татарстанда булган бар тормышын, хезмәт карьерасын, Мамадышта гомер итүче туганнарын олы мәхәббәт хакында корбан итеп иренең Ватанына яшәргә күченде. Бүгенге көндә ул тегү серләренә төшенә, киләчәктә алар Алекс белән туй күлмәкләре тегү буенча бизнес оештырырга ниятлиләр,-дип хәбәр итәләр Мамадыш районы буенча ГХАТ бүлегендә. Яшьләрнең барлык алсу хыяллары тормышка ашуын телибез!