15 май – Халыкара гаилә көне уңаеннан Иске Минзәләбаш авыл мәдәниять йортында "Без – дус, ныклы гаилә" дип исемләнгән куп балалы гаиләләргә багышланган кичә үтте. Район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Индира Сәхипова җыелган гаиләләрне котлады, истәлек бүләкләр тапшырды. Гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге җитәкчесе Гөлчәчәк Вәлишина, Татарстан “Гаилә’ региональ иҗтимагый оешмасының район бүлеге вәкиле Фәридә Шәйдуллина, “Бердәм Россия” сәяси партиясенең Сарман бүлекчәсе вәкиле Голүсә Мухаметзяновна, Иске Минзәләбаш авыл җирлеге башлыгы Альфинур Рафатовна гаиләләргә иң изге теләкләрен ирештерделәр. Кичә гаиләләр арасында төрле ярыш,матур җырлар белән үрелеп барды.