Бу көннәрдә Кайбыч районы ГХАТ булеге балалар авазыннан гөр килеп торды

2018 елның 20 мае, якшәмбе

Монарга сәбәпче – Халыкара Гаилә көне. Бу бәйрәмгә өч буынвәкилләре: ата-аналар белә балалар, дәү әти һәм дәү әниләр чакрылды. Бүләкләр һәм чачәчәк  бәләмнәре белән гаиләгә ана капиталы сертификатлары да тапшырылды.

Гаиләгә ярдәм күрсәтү чаралары гел үзгәреп тора һәм  яшь гаиләләрдә күп сорау тудыра. Әлеге сорауларга район  социаль яклау булеге  җитәкчесе Чулпан Камалиева җавап бирде.

– Үткән елда безнең ГХАТ булегеннән 70 балага туу таныклыгы тапшырылды – шуларның  22 се – беренче бала, 17се – икенче, 22се –өченче, дүрт һәм аннан кубрәк 9 бала. Бала туганда ук дәүләт тарафыннан яклау  белән дөньяга килә. Без һәрбер туган балага сөенәбез, - диде район ГХАТ булеге җитәкчесе Гөлнар Хузина.

Бу сүзләрне гаиләләрнең шатлыгын уртаклашырга килгән район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин да куәтләде.

-Балалар аз туу хөкүмәтебезне дә бик борчый, шуңа күрә дә дәүләт тарафыннан төрле чаралар кулланыла, әмма шуңа да карамастан балар аз туа. Бу  проблема  безнең районда гына түгел, республика һәм илебез күләмендә бара.  Хөкүмәтебез  тарафыннан  һәрбер туган балага  мондый яклаулар булганга без бик рәхмәтле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International