ЯҢАЛЫКЛАР


24
май, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Бергә озын гомер итү - зур бэхет һәм олы хезмәт. Әлмәт районында күп еллар тату, матур тормыш итүчеләр саны бик күп. Шулар арасында Касыймовлар гаиләсе — Нариман Фәхмәтулла улы һәм Мәрьям Мөһәммәт кызы зөбәрҗәт туйларын билгеләп уттеләр. Бу искиткеч гаиләнең тарихы Оренбург өлкәсендә танышу белән башлана. Оренбург авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаучы Нариман Касыймов Башкортстанның Янавыл районыннан килгән Мәрьям исемле яшь кызны очратып, аңа гашыйк була. Ә яшьләрнең киләсе очрашулары Казан шәһәрендә үтә.


23
май, 2018 ел
чәршәмбе

2018 нче елның 23 май көнне Яңа Чишмә районы Яңа Чишмә авылында “Татарстан - нык гаилә территориясе” республика акциясе кысаларында үткәрелүче "Нечкәбил - 2018" республика конкурсының сайлап алу туры узды. Акцияне оештыручы – «Гаилә канаты астында"  иҗтимагый оешмасы.

Сәламләү сүзе белән чараны Яңа Чишмә муниципаль районы башлыгы Козлов В. М ачты. Бәйрәмгә  Яңа Чишмә ЗАГС бүлеге тарафыннан 30, 35, 40, 45 ел бергә яшәүче гаиләләр чакырылган иде. Юбилярларны ФПП "Ныклы гаилә" Иҗтимагый совет рәисе , Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы  Изольда Павловна Жуйкова , район башлыгы В.М. Козлов котлады Юбилярларга  «Ныклы гаилә» федераль партия проектыннан дипломнар , район башлыгы исеменнән бүләкләр тапшырылды. “Нечкәбил” конкурсының сайлап алу турында 8 район вәкиле катнашты. Алар  үз гаиләләре , казанышлары турында сөйләделәр.

 

      Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә, игезәк ике ир бала теркәлде.  Ата-аналары аларга Данис белән Данил дип исем бирделәр. ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре әтиләренә малайларга туу турында таныклык тапшырдылар, беренче тормыш документларын һәм чын күңелдән әлеге шатлыклы вакыйга белән котладылар, балаларны тәрбияләүдә иминлек, бәхет, шулай ук уңышлар теләп калдылар.

      2018 елның 23 май көнне Яр Чаллы шәһәренең “Энергентик” мәдәният сараенда Ана капиталы дәүләт сертификатын тапшыру тантанасы узды. Бу көнне сертификатларны 76 Чаллы гаиләсе алды.

Күптән килгән традицияләр буенча, 2018 елның 23 май аенда, Буа ГХАТ бүлегендә Буа районының Яңа Чәчкап урта мәктәбенең 10-11 сыйныф укычылары белән очрашу-әнгәмә булды. Алар ГХАТ бүлегендә язылышу турындагы актлар белән таныштылар. Балалар шулай ук башка милләт халыклары белән язылышу турында кызыксындылар. Әнгәмә ахырында ГХАТ бүлеге урынбасары Эльвира Радик кызы Шагалиева, укучыларга имтиханнар биргәндә һәм алдагы көннәрендә икенче ярларын эзләгәндә уңышлар теләде.


22
май, 2018 ел
сишәмбе

Юбилярлар – Юрий Григорьевич һәм Софья Григорьевна мәхәбәттә һәм татулыкта 55 ел гомер кичергәннәр.
Ирле-хатынлы Токмаковлар – Виктор Иванович һәм Вера Владимировна, Никоновлар – Владимир Алексеевич һәм Раиса Ивановна, Авзаловлар – Равил Ибраһимович һәм Гөлгенә Нигъмәт кызы инде ярты гасыр бергә яшиләр.


21
май, 2018 ел
дүшәмбе

2018 елның 21 маенда Буа шәһәренең балалар бакчасы “Ромашка” да «Создание единого пространства развития ребенка: сотрудничество ДОУ и семьи» дигән темага зональ семинар да иң элкән белекче кунак – Карцева Лидия Валерий кызы катнашты. Лидия Валерий кызы Казан дәүләт культура институты, профессор, Татарстан региональ милли комитетта “Рәсәй гаиләсе” җитәкчесе – кайбер гаилә мәсәләләрен чишү хакында сөйләп үтте.

Буа ГХАТ бүлеге 2018 елның 18 маенда “Бердәм-тату гаилә!” проекты буенча түгәрәк өстәл дә очрашу үткәрде. Очрашуда ветераннар оешмасы уранбасары Хөснетдинова Җәүһәрия Ислам кызы, “Молодая гвардия” Булатова  Альбина Мәнсур кызы, социаль яклау бүлегенең Дроздова Юлия Александр кызы да катнаштылар.

Кама Тамагы муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Елена Сороковнина һәм Куйбышев Затоны поселок башлыгы Николай Ефимов Телицин Владимир Васильвичны 90 яшьлек юбилее белән котладылар. Юбилярга истәлекле бүләк һәм Россия Президенты В.В.Путиннын котлау открыткасын тапшырдылар.

2018 елның 21 маенда Түбән Кама районы ГХАТ Идарәсенең төп залында җәйге каникуллар алдыннан,  Муса Җәлил исемендәге № 1  гимназия һәм Бакый Урманче исемендәге 2 нче гимназия укучылары өчен, соңгы «Гаилә тәрбиясе әлифбасы» дәресе узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International