Буа ГХАТ бүлегендә “Бердәм-тату гаилә!” проекты буенча түгәрәк өстәл дә очрашу үтте

2018 елның 21 мае, дүшәмбе

Буа ГХАТ бүлеге 2018 елның 18 маенда “Бердәм-тату гаилә!” проекты буенча түгәрәк өстәл дә очрашу үткәрде. Очрашуда ветераннар оешмасы уранбасары Хөснетдинова Җәүһәрия Ислам кызы, “Молодая гвардия” Булатова  Альбина Мәнсур кызы, социаль яклау бүлегенең Дроздова Юлия Александр кызы да катнаштылар.

ГХАТ бүлеге начальнигы Эльвира Радик кызы Шагалиева  никахлашу һәм аерылышу статистикасы белән таныштырды. Очрашуда Буа шәһәренең Троикий приходы Ткачук Иван Андреевич катнашты. Ул гаилә тормышында диннең әһәмиятләре турында сөйләп үтте. Буа шәһәре, 5 нче гимназиясенең укытучысы Нуруллаева Раисә Җәүдәт кызы – “Мин – һәм Минем гаилә” диспут-уен үткәрде.

Йомгаклау сүзендә ГХАТ бүлеге урынбасары Эльвира Радик кызы яшьләргә: “Үзегезнең бәхетле гаиләләрегезне булдырыгыз. Милли гореф гадәтләрне саклагыз” дигән теләкләрдә калды һәм түгәрәк өстәлдә, катнашучыларга мәхәббәт, тынычлык һәм игеллек  символы – күгәрчен бүләк итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International