Бергә озын гомер итү - зур бэхет һәм олы хезмәт. Әлмәт районында күп еллар тату, матур тормыш итүчеләр саны бик күп. Шулар арасында Касыймовлар гаиләсе — Нариман Фәхмәтулла улы һәм Мәрьям Мөһәммәт кызы зөбәрҗәт туйларын билгеләп уттеләр. Бу искиткеч гаиләнең тарихы Оренбург өлкәсендә танышу белән башлана. Оренбург авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаучы Нариман Касыймов Башкортстанның Янавыл районыннан килгән Мәрьям исемле яшь кызны очратып, аңа гашыйк була. Ә яшьләрнең киләсе очрашулары Казан шәһәрендә үтә.
1963 елның 26 апрелендә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көнендә, яшьләр үз язмышларын гомерлеккә бәйләргә булдылар. Нариман һәм Мәрьям Казан шәһәрендә никахларын теркиләр. Соңрак яшь белгечләр яңа урынга - әле генә төзелеп килә торган Әлмәт шәһәренә күчәләр. Монда аларның беренче балалары, Ризидә, бераз соңрак уллары Илһам, ә аннары тагын бер кызлары Гүзәл дөньяга киләләр.
Касыймовлар намуслы хезмәтләре белән, Әлмәт шәһәрен үстерүгә үз өлешләрен керттеләр. Быел шәһәр 65 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Мәрьям апа НГЧИ «Әлмәтнефть»тә, 40 елга якын «Юность» лагерендә, «Татнефть» берләшмәсенең кунакханәсендә эшли. Нариман абый озак еллар районның башкарма комитетында хезмәт итә. Тырыш хезмәтләре өчен икесе дә күп кенә рәхмәт хатлары һәм мактау грамоталары белән бүләкләнгән. Касыймовларның тырыш, актив тормыш позициясе күпләр өчен үрнәк.
Аларның алты оныклары бар. Зур һәм тату гаилә еш кына түгәрәк өстәл янында җыела.
55 ел бергә — бу зур тарих. Җиңү һәм җиңелү, шатлыклар һәм кыенлыклар – барысы да булды бу тарихта. Әмма Касыймовлар барысына да тик елмаеп кына карадылар!