2018 елның 26 май көне Кама Тамагы районы Мордовский Каратай авылында яшәүче Иван Василий улы һәм Нина Иван кызы Никушевлар гаиләсенең “бриллиант” юбилейлар белән котларга Кирельск авыл җирлеге Ф.Я. Зиннатуллин һәм ГХАТ бүлеге җитәкчесе Е.Т. Халикова котлады.
2018 елның 26 маенда Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә «Булачак гаилә мәктәбе «Юнона» программасы кысаларында булачак гаиләләр өчен, традицион шимбә дәресе узды.
2018 елның 25 маенда Лениногорск шәһәре Язылышу сараенда "Нык гаилә" проекты кысаларында, гаилә мөнәсәбәтләрен һәм гаилә институтын ныгытуны пропагандалау максаты белән Лениногорск шәһәре муниципаль берәмлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ялаков Ринат Наил улы, Лениногорск районы буенча 1 нче суд участогы җәмәгать судьясы Бортникова Наталья Николай кызы, Татарстан Республикасы Адвокат палатасы адвокаты Нургалиев Илдар Исмәгыйль, ЛРҮД хатын-кызлар консультациясе җитәкчесе Ташбулатова Фатима Рәшид кызы, Лениногорск шәһәре руханилар вәкиле Иоанн Антипов һәм "Ихлас" мәчете имамы Раупов Булат хәзрәт катнашында чара үткәрелде.
2018 елның 25 маенда Түбән Кама никахлашу Сараеның төп залында 14 яшькә җиткән гражданнарга паспортлар тапшыру тантанасы узды.
25 май көнне ЗАГС бүлегендә беренче паспорт тапшыру тантанасы булып узды. Ундурт яшүсмергә төп документны Кукмара муниципаль районы ЗАГС җитәкчесе Латыпова Зөлфия Таһир кызы тапшырды.
2018 елның 25 маенда Түбән Кама муниципаль районы Министрлар кабинетының ГХАТ Идарәсе акт китапларын электрон формага күчерү Үзәге белгечләре өчен киңәшмә узды.
Юбилярны гомер бәйрәме белән котларга район башлыгы урынбасары Сергей Тюнев, район ветераннар оешмасы рәисе Татьяна Бурумова, район хастаханәсе ветераннар берләшмәсеннән Любовь Пронягина, социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре, якыннары һәм туганнары килгән иде.
Кунаклар Клавдия Ильиничнаны кайнар котлап Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның һәм район башлыгы Камил Нугаевның котлау открыткаларын, чәчәкләр, күчтәнәчләр, бүләкләр тапшырдылар.
Бүген 24 майда Биектауның ГХАТ бүлегендә ана капиталына сертификатлар тапшырылды. Аларга 4 гаилә ия булды. Сертификатларны тапшырганда, Пенсия фонды башлыгы урынбасары Рөстәм Салихов нинди максатларда файдаланырга мөмкин турында аңлаты. Әти-әниләрне ЗАГС бүлеге җитәкчесе Нурзидә Җиһаншина гаиләләрендә бәхетле мизгеләре – бала туу белән котлады һәм саулык-саләмәтлек теләде.
Килгән кунаклар, ата-аналар һәм укытучылар алдында уку елы буенча нәтиҗә ясалды һәм гадәт буенча укуда, спортта, иҗатта һәм җәмгыятьтә алдынгылар билгеләп үтелде. Чыгарылыш сыйныф укучылары олы юлга атлар алдыннан күп кенә матур, җылы сүзләр ишетте. Лениногорск шәһәре ГХАТ бүлеге җитәкчесе Миннигаләмова Елена Яков кызы да үз теләкләрен шәһәребезнең 6 нчы санлы гомуми урта белем бирү мәктәбе укучыларына юллады. Үз чыгышында ул, соңгы кыңгырау чыңлавы - озак еллар буена истә кала торган чара икәнен әйтеп, яшьләргә бердәм дәүләт имтиханнарын уңышлы гына тапшырып, теләкләренең чынга ашуын теләде.
Майның соңгы көннәрендә Биектау районы Ямаширмә авылынаң Гимадиевлар «Зөбәрҗәт» гаилә ансамбле Марий Эл Республикасының Яңа Торьялда үткәрелгән “Иҗатны саклаучылар” фестивалендә канаштылар. Ансамбльдә 13 катнашучы. Нигезен кече яшьтән сәхнәдә 5 бертуган малайлар Һәм кыз тәшкил итә. Аларга зур гаиләнен башка әгъзаларыда кушылып тора. Ансамбль тарафыннаң фольклор һәм гаилә традицияләре нигезләнгән “Исем кушу” йоласы тәкъдим ителде. Гыймадиевларның гаилә ансамбленә “Фольклор” номинациясендә тиңнәр булмады һәм алар лаеклы рәвештә беренче дәрәҗә лауреат исемен алдылар.